tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә “Татар кызы 2014” конкурсы финалына әзерләнәләр
Чиләбедә “Татар кызы 2014” конкурсы финалына әзерләнәләр

Чиләбедә “Татар кызы 2014” конкурсы финалына әзерләнәләр

Чиләбедә оештырылып үткәрелүче “Татар кызы” төбәкара конкурсы елдан-ел таныла, популярлаша бара. Быел ярышка Чиләбе, Свердлау, Корган өлкәләреннән, Башкортстаннан йөзгә якын кыз катнашкан. Финалга шуларның 14 барып җиткән. Инде дүртенче мәртәбә үткәрелә торган барлыгы 475 кыз катнашкан дип әйтә оештыручылар.

Финал 11 сентябрьдә “Трактор” боз сараенда үтәчәк. Бәйрәмгә өлкә губернаторы вазыйфаларын үтәүче Борис Дубровский һәм Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов та чакырулы.

“Татар кызы” бәйгесе Чиләбе өлкәсе татар конгрессы тарафыннан өлкә хөкүмәте һәм губернаторы ярдәме белән үткәрелеп килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*