tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа заман бәйгесе
Яңа заман бәйгесе

Яңа заман бәйгесе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге “Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын–кызның урыны” дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан иттеләр.

Бәйгенең максаты һәм бурычлары.

Татар хатын–кызының гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтимагый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру – бәйгенең төп максаты.

Бәйгенең төп юнәлешләре.

  • татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау;
  • үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү;
  • бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү һәм аларны бәяләү;
  • аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлаган матур үрнәкләр.

Үткәрү шартлары.

Бәйгегә хикәя, очерк, эссе жанрдагы әсәрләр кабул ителә.

Бәйгедә Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Әсәрләрнең татар телендә булуы мәҗбүри.

Конкурс 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның 1 мартына кадәр уза:

  • эшләр кабул итү – 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның 20 гыйнварына кадәр;
  • жюри эше, җиңүчеләрне билгеләү – 2015 елның 21 гыйнварыннан 1 мартка кадәр.

Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: 420111, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 309 бүлмә.

Элемтә өчен телефоннар:

+7(987)2912428

+7(843)2997717

+7(937)6151309.

Бәйге өчен Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җаваплы.

Әсәрләр 14 нче кегель белән (юллар арасы – 1.5), “Word” программасында җыелырга, 10 биттән артмаска тиеш.

Бер автордан моңарчы беркайда да басылмаган ике генә әсәр кабул ителә. Әсәрләр заказлы бандероль белән җибәрелә яки авторның шәхсән үзе тарафыннан кабул итү коммисиясенә тапшырыла.

Жюри составына Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, журналистлар керә. Жюри әгъзалары конкурста катнашмый.

Иң яхшы дип табылган әсәрләр махсус җыентыкта басылып чыгачак.

Бүләкләү.

Җиңүчеләр Бөтендөнья татар хатын–кызларының чираттагы III форумындабүләкләнәчәк.

1 нче урын өчен – 50 мең сум;

2 нче урын өчен – 40 мең сум;

3 нче урын өчен – 30 мең сум.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*