tatruen
Баш бит / Архив модератора: Мунира Сагидуллина (страница 84)

Архив модератора: Мунира Сагидуллина

Дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә!

Күптән түгел «Казан» милли-мәдәни үзәгендә Дилә ханым Барышеваның күргәзмәсе ачылды. Анда рәссамнең 65 иҗаты урын алган. Рәссам Дилә Барышева Казан сәнгать училищесында укыганда батик белән  кызыксынып китә. Ул вакытта бу техниканы өйрәтүчеләр дә, махсус буяулар да булмый әле. «Бер журналда батик техникасы турында укыгач минем кызыксынуым туды. Минемчә, дөньяның матурлыгы-чәчәкләрдә чагыла. Гомүмән, тормышның мәгънәсен төрле әйберләр аша сизергә мөмкин. Ләкин ...

Дәвам »

“Милли ашларыбыз” дөнья күрде.

Латин графикасы нигезендә татар телендә Финляндияданәшер ителгән әлеге китапчыкны басамага Адилә Җамалетдин һәм Хәмидә Чайдам әзерләгәннәр. Нибары 30 милли ризык әзерләү серләрен туплаган әлеге китапчыкның дөньяга аваз салуы бик үзенчәлекле. 1988–1989 елларда Финляндия төркләре берлеге милли ашлар әзерләү буенча  курслар оештыра. Әлеге курста актив катнашучылар милли ризыкларны, ашларны һәм гадәтләрне саклауга аеруча әһәмият бирүне кирәк дип таба. Нәкъ бер елдан ...

Дәвам »

“Ялкын” яңа статуска ия булды

Чуашстан татарларының тормышында яңалык, дөньяга яңа татар иҗади коллектив барлыкка килде. Чабаксар шәһәрендә Петр Хузангай исемендәге мәдәният сараенда «Ялкын» исемле  вокаль ансамбленә  Чуашстан мәдәният министрлыгы Указы нигезендә «Халык» статусы бирелде. Республикадагы татарлар дөньясында өченче коллектив шундый статуска ия булды. Беренчесе, классик драматург Фәтхи Бурнаш туган Кыр Бихшеге авылындагы Халык театры, икенчесе, бүгенгесе көндә татар дөньясында дан-шөһрәт тотып торучы Урмай авылының  ...

Дәвам »

Кикин марафоны

Каменка районының Кикин авылында җиңел атлетика буенча традицион  Халыкара “Кикин марафоны” узды. Әлеге чараның  оештыручысы – “Марафон” җәмгыяте рәисе, СССРныц спорт мастеры, Русия чемпионы Фәрит Акжигитов. Катнашучылар марафон (42,195км.), полумарафон (21.0975 км) һәм 10 км. дистанцияләре буенча ярыштылар.  Мәктәп балалары өчен: 5 км, 3 км, 1км. Кикинда бу спорт бәйрәме бик популяр.Аны карарга күп кенә авыл кешеләре чыга һәм чабышучыларга ...

Дәвам »