Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Немеж татарлары
Немеж татарлары

Немеж татарлары

Балтик буена татарлар 1397 нче елда килә, һәм аларның беренче урнашкан җирләре нәкъ менә Немежда була. Шәһәр исеме алманчадан чиксез җир дип тәрҗемә ителә, ягъни татарларга монда чикләнмәгән күләмдә җир алырга рөхсәт бирелә. Немежда беренче мәчет 1684 нче елда салына, а инде безнең дәвергә килеп ирешкән мәчетнең 100 еллыгын 2009 нчы елда билгелиләр. “Кырык татар” авылындагы кебек үк монда да “Татар йорты” төзелеп ята, бу эшләрнең башында торган җирле татар оешмасы җитәкчесе бик киң кырлы милләттәшебез Тайрас Кузнецовац ышандыруынча киләсе елның рамазан гаетенә төзелеш төгәлләнәчәк. Оешма бик актив эш алып бара кемнәр алар белән тыгызырак танышырга тели оешманын сайтына – nemeztatarcom.weds.com адресы белән керә ала.

Мондагы татарларның тагын бер үзенчәлеге – һәр татар кешесе ай саен оешма фондына 1,5 евро күләмендә акча күчерә. Немежда 12 мең кеше яши, барлыгы 344 татар гаиләсе санала.
Астагы рәсемнәрдә Немеж мәчете, булачак “Татар йорты”, оешма җитәкчесеТайрас әфәнде, шәһәр күренешләре.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*