tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхетле балачак” конкурсы күңелләрдә җылы хисләр калдырды
“Бәхетле балачак” конкурсы күңелләрдә җылы хисләр калдырды

“Бәхетле балачак” конкурсы күңелләрдә җылы хисләр калдырды

Бөтендөнья  татар конгрессы оештырган “Бәхетле балачак” беренче интернет конкурста Тубыл балалары да катнаштылар. Шәһәрнең уникенче мәктәп укучысы Радмила Шәрипова декоратив –гамәли сәнгать номинациясендә өченче урынга, җиденче санлы  балалар бакчасыннан  Сәмирә Фазулова  рәсем номинациясендә беренче урынга чыктылар. Татарстанның башкаласы Казан шәһәреннән йомгаклау тантанасында катнашып кайткан Сәмирәның әнисе Диана Фазулова фикерләре белән уртаклашты. Ул: “24 июль көн “Казан” милли мәдәният үзәгендә йомгаклау тантанасы узды. Концерт залында укытучылар, балалар,  әти-әниләре җыелган иде. Сәхнәгә  милли һәм бәйрәмчә киенгән җиңүчеләр тезелешеп басты. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән  килгән иде: Франция, Турция, Казахстан, Удмуртия, Татарстан, Тубыл,Омск, Әстерхән.- “Бәхетле балачак” интернет-конкурс беренче мәртәбә үткәрелсә дә, географиясе киң, катнашучылар күп булган. Илебезнең төрле төбәкләреннән  килгән балалар сәхнәдән осталыкларын күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп күрсәттеләр. Араларында  хикәя иҗат итүче яшь талантлар да бар иде. Нинди матур, оста эшләнгән кул эшләрен, рәсемнәр алып килгән алар!Нәни артистларга сәхнәдән хөрмәт күрсәтелде, бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсаф башкаруында җырлар тыңлап, җырчының кулыннан бүләкләр дә алды сабыйлар. Безнең өчен иң дә мөһиме – Казан шәһәре буйлап экскурсия  оештырылуы, икенче көн Арчада, Г.Тукайның туган авылы Кушлавычта, мәчеттә, Кырлай авылында  бөек шагыйрь истәлегенә  төзелгән музейда, Сәгъди абзый йортында булуларыбыз күңелләребездә онытылмаслык хисләр калдырды.Шагыйрь яшәгән чорга безне сәяхәткә алып баручыларга  рәхмәтләребезне җиткерер идем. Кырлай безнең һәм балаларның хәтерләрендә әкияттәгедәй табигате, ачык йөзле халкы белән  онытылмаслык мизгел  булып озакка  сакланыр . Балалар өчен Габдулла Тукай музеенда экскурсия оештырылды. Тукай атлаган эзләр буйлап без дә атладык. Мин Бөтендөнья татар конгрессына, бу проектның авторы, безне беренче көн каршы алып ,аннары озатып та калучы Мөнирә Хәлим кызы Сәгыйдуллинага рәхмәтемне юллар идем. Үз эшләрен чын күңелдән яратып эшләгән Конгресс хезмәткәрләренә уңышлар телим”, -дип  фикерләре белән уртаклашты.  Укытучыларның, балаларның, әти-әниләренең дә күңелләрендә җылы хисләр калдырган “Бәхетле балачак” конкурс  дәвамлы  булсын! Быел бәйгегә  бара алмаган балалар киләсе елга да катнашырга әзер. Аларга да милләтебезнең горурлыгы булган изге урыннарны күрергә насыйп булсын.

Римма Умитбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*