tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себердә үзенчәлекле музей эшли башлады
Себердә үзенчәлекле музей эшли башлады

Себердә үзенчәлекле музей эшли башлады

Тугыз авылы (Төмән өлкәсе) мәдәният йорты каршында ачылган музейда бүгенге көндә 300 артык экспонат бар.

Монда әби–бабайлардан калган көнкүреш кирәк–яраклары: савыт–сабалар, урын–торак һ.б. әсбаплар тупланган. “Барлык экспонатлар да авылдан–авылга, йорттан–йортка йөреп җыелды, –дип сөйли Әйтбигә ханым Сөләйманова. – Кайбер әйберләр чорма башларыннан төште, берникадәре сандык төпләреннән яисә келәт–амбарлардан чыгарылды”.  әйтергә кирәк, экспонатлардан тыш, Тугыз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык әйтемнәрен, мәкалләрен җыялар, җирле гореф–гадәтләрне барлап сәхнәләштереп барырга тырышалар. Бүгенге көндә бу себер татарларының көнкүрешен яктырткан бердәнбер  музей. Әлеге музейны оештырып гамәлгә кертергә авылның иң уңган хатын–кызлары Зөлхәйдә Сәйдуллина, Әйтбигә Сөләйманова, Гөлшат Шихова һәм Оксана Сөләйманова зур өлеш керттеләр. Хәзерге вакытта ханымнар экспонатларны баету өстендә эш алып баралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*