tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар (страница 364)

Рубрика: Конгресс яналыклар

«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Халкым минем» газетасының февраль ае саны дөнья күрде. Басманың әлеге саны 1-3 мартта узачак VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлап чыгарылды.

Дәвам »

Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең вице-губернаторы белән очрашты

Бүген Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенең эчке сәясәт буенча вице-губернаторы Сергей Перминов белән очрашты.

Дәвам »

Шәйхразиев: Үзәк округ татарлары халык санын алуга әзерлек башларга кирәген искәртте

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның бүген Мәскәүдә Үзәк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы барышында, аерым алганда, халык санын алуга әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелгән. “Үзәк округның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре 2020 елда халык санын алуга әзерлекне хәзер үк башларга кирәклеген искәртте”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Васил Шәйхразиев. Очрашуда Мәскәү өлкәсеннән, Ярославльдән, Иваново ...

Дәвам »

Алинәне алтын медальгә лаек булуы белән котлыйбыз

Хөрмәтле Илназ әфәнде һәм Ләйсән ханым! Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кызыгыз Алинәнең  Пхенчханда уза торган Олимпия уеннарында  катнашып,  тимераякта фигуралы шууның  ялгыз төрендә, алтын медальгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйм.

Дәвам »

Газизулла хәзрәт Бикмуллинга 90 яшь

Мамадыш районының Иске Комазан авылында күп еллар дәвамында имам-хатыйб вазифасын    башкаручы   һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел”  исемендәге мәдрәсә белән хезмәттәшлек итеп баручы Газизулла хәзрәт  Бикмуллинга  2018 елның 15 февралендә 90 яшь тулды. Шушы уңайдан хөрмәтле дин әһелен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов һәм "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел”  исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһанша котладылар.  

Дәвам »

Чиләбе өлкәсеннең Законнар чыгару җыелышында очрашу

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыены рәисе урынбасары, Чиләбе өлкәсе халыклары ассамблеясы җитәкчесеА.Л.Журавлев белән очрашты

Дәвам »

Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел

2018нче елда Чиләбе өлкәсе татар конгрессына 20 ел тула. Шул уңайдан агымдагы ел тантаналы чараларга, гаммәви вакыйгаларга бай булачак. Юбилей тантаналары 14 февральдә Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясен кабул итүдән башланып китәчәк. Милли шура рәисе Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыены бинасында җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырачак.

Дәвам »