Оренбург өлкәсе Мостафа авылында Муса Җәлил музеен реконструкцияләү һәм Муса Җәлил мемориаль музей комплексы экспозициясен булдыру Оренбург өлкәсе губернаторы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән башкарылган. Музейда электрон экспозиция эшли. Ул Татарстан Республикасы Милли музееның иҗат төркеме тарафыннан гамәлгә ашырылган.