tatruen
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 53)

Рубрика: Фотоальбомнар

Казахстан балалары Казанны сурәтләде

Казахстанның Астана шәһәрендә Татарстан башкаласы Казанга багышланган сынлы сәнгать бәйгесе үткәрелде. Әлеге иҗади бәйге 2014 елда “Казан – төрки дөньяның башкаласы” итеп игълан ителүе уңаеннан Казахстан балалары һәм яшүсмерләре арасында оештырылды. Кабул итү комиссисенә 7–14 яшькәчә балалардан Татарстан тарихы һәм мәдәниятенә, борыңгы Казан каласына багышланган барлыгы 300дән артык хезмәт кабул ителде. Җиңүчеләрне 7 июньдә Астананың өр-яңа “Мәктәп укучылары иҗат сарае”нда ...

Дәвам »

Әтрәчтәге изгеләр зираты янында 2014 ел җыены үтте

Татарстанның Тәтеш районына караган Зур Әтрәч авылы халкы узган ял 1 июнь көнне биредә инде сигезенче мәртәбә үткәрелә торган "Әтрәч укулары" җыенын оештырды.

Дәвам »

“Ак калфак” ханымнары Татарстанның көньяк-көнчыгышында – Баулыда булып кайтты

28 майда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм “Сөембикә” журналы Баулыда булдылар. “Ак калфак” җитәкчесе Кадрия Идрисова бу сәфәрләре турында болай дип сөйләде: – 28 майда Баулы муниципаль районы җирлегендә булдык. Сәяхәтебез Исергәп авылы мәктәбендә оштырылган язучы, татар әдәбиятенә диңгез дулкыннарын, шавын алып кергән Миргазиян ага Юнысов музей бүлмәсеннән башланды. Шушы ук авылның күркәм кешеләре белән ...

Дәвам »

Касыйм татарлары халык иҗаты фестивалендә катнаштылар

25 майда Касыйм шәһәрендә  VI төбәкара халык иҗаты фестивале үтте. Ул «Касимовская Золотая Ладья» дип атала. Шәһәрнең үзәк мәйданында халык осталарының эшләнмәләре, төрле тәм-том һәм башкалар күрсәтелде. Илдар Бикуев җитәкчелегендәге Касыймның татар милли-мәдәния автономиясе җирле татарларның көнкүрешен тасвирлаучы әйберләрне, милли ризыкларны әзерләп күрсәтте. Концерт программасында башка төбәкләрдәге коллективлар белән бергә Татарстаннан килгәннәре дә, Рязань өлкәсе Ермиш районындагы Әҗе авылыннан Рива Бурнешева җитәкләгән ...

Дәвам »

Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүен имзалау (фоторепортаж)

2014 елның 26 маенда Кырымтатар халкы Мәҗлесе һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитетының 2014-2018 елларга хезмәттәшлек килешүен имазаладылар. Шушы тарихи вакыгадан фоторепортаж.

Дәвам »

Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды

Бүген Казанның Иске татар бистәсе зиратында халык күңелендә бигрәк тә җор телле, үлемсез Әлмәндәр булып сеңеп калган СССРнң халык артисты, Тукай һәм Станиславский исемендәге дәүләт бүләкләре иясе Шәүкәт Биктимеровка кабер ташы куелды. Бу чарага күп санлы Камал театры артистлары һәм хезмәткәрләре, Шәүкәт аганың туганнары һәм якыннары, талантын сөючеләр җыелдылар.

Дәвам »

Татар балаларын “Мизгел” көтә!

1 июньдә Яр Чаллы шәһәренең бердәнбер татар лагере - “Мизгел” эшли башлый. Быел инде ул 15 нче мәртәбә татар балаларын һәм яшүсмерләрен бергә жыеп, “Сәламәт тән - сәламәт рух” дигән профиль сменасы үткәрәчәк.

Дәвам »

“Сөйкемле Шүрәле”гә – 5 яшь тула!

20 майда Казан шәһәренең Г.Тукай музеенда бөек татар шагыйренең иҗатын киңрәк өйрәнүгә һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерүгә багышланган “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсының өченче сайлап алу туры узды.

Дәвам »