tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Спорт (страница 53)

Рубрика: Спорт

“Камаз-мастер” спортчысы Илгизәр Мәрдиев вафат

Күп тапкыр “Дакар” раллиенда катнашкан “Камаз-Мастер” командасы вәкиле Илгизәр Мәрдиев кичә кич фаҗигале төстә һәлак булды. Спортчы “Пихта” ял базасы тирәсендә квадрациклда һәлак булган. Бүген Мәрдиевне соңгы юлга озаттылар. Узган елгы интервьюсын укып, Илгизәр абыйны искә алыйк

Дәвам »

Дмитров эзтабарлары Багратионовскига барып җиткән

2011 елның җәендә Казанга Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәреннән әдәби  туристлар  төркеме килгән иде. Андагы бер музей каршында оешкан “Строка, оборванная пулей” ватанпәрвәрләр  клубы  сугышта һәлак булган шагыйрьләр белән кызыксыналар икән. Алар  Идел ярында палаткалар корып, көн саен Казанга экскурсиягә очрашуларга килеп йөределәр.  Бу юлы әдәбият сөюче яшьләр яугир шарыйрь Фатих Кәримнең тормышын өйрәнү өчен  Казан белән таныштылар, шагыйрьгә бәйле материаллар ...

Дәвам »

Сургут татарлары – футбол чемпионнары

28-29 июньдә Сургутта үткән футбол турнирында милли командалар арасында  татарлар беренчелекне яулап алдылар. Бу ярышлар  милли-мәдәни оешмалар спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Катнашырга теләк белдергән 9 милли команда: урыслар, молдаваннар, казахлар, әрмәннәр, әзериләр, дагъстанлылар, үзбәкләр, чуашлар һәм татарлар башта өчәр-өчәр төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Соңыннан үз төркемнәрендә беренчелекне яулаганнар 1-3 урын өчен, икенче булганнар 4-6 урын өчен, аутсайдерлар 7-9 урын өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә ...

Дәвам »

Казанда Рамазанны каршылау велокроссы үтте

Казан халкына Рамазан ае җитүе турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылган чарада иллеләп кеше катнашты. Алар Казанның “Ярдәм” мәчете яныннан кузгалып “Казан Нуры” мәчетендә туктап алды һәм “Кол Шәриф”, “Нурулла”, “Апанай” мәчетләре яныннан узды. Велосипедчылар Бауман урамында озаккарак тукталып, узып баручыларга Рамазанга багышланган магнитлы рәсемнәр таратты, Рамазан белән кызыксынучыларның сорауларын җаваплады. Чараны “Ярдәм” мәчете каршындагы “Иман йорты” мөселман яшьләре клубы белән ...

Дәвам »