tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 345)

Рубрика: Экспорт

18-19 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра.

Дәвам »

Самарада X Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек турында сөйләштеләр

Оештыру комитетының эшлекле очрашуы Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында үтте.

Дәвам »

Казанга Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары килә

Милләттәшләребезнең концертларын 27 март көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә һәм 28 март көнне Арча шәһәренең Мәдәният йортында карап булачак.

Дәвам »

Висагинас Сабан туе Литваның матди булмаган мәдәни мирасы итеп танылды

Милли йолаларны, мәдәни мирас үрнәкләрен саклаучыларны Мәдәният министры Миндугас Кветкаускас сәламләде.

Дәвам »

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Мари Элда тәкъдим ителде

Татарның стратегик документы эскизы бу юлы Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашстан һәм Мари Эл республикаларында гомер иткән милләттәшләребезгә тәкъдим ителде.

Дәвам »

Мари Эл татарлары җирле Татар мәдәният үзәген төзекләндерүне сорый

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Мари Эл Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

Дәвам »

Татар конгрессы театр режиссерлыгы буенча мастер-класс уздыра

21-23 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә “Татар театрына заманча караш” темасына семинар-уку уздыра.

Дәвам »