tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург шәһәрендә Өлкә татар хатын-кызларының V Форумы узды
Оренбург шәһәрендә Өлкә татар хатын-кызларының V Форумы узды

Оренбург шәһәрендә Өлкә татар хатын-кызларының V Форумы узды

Бүген, 17 февральдә, Оренбург шәһәрендә Өлкә татар хатын-кызларының V Форумы узды. Форум эшендә Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары М.Р. Тукаев, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе К.Р. Идрисова; Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе И.Я. Дәүләтов катнаштылар.

Беренчеләрдән булып Оренбург җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе А. Ф. Әбсәләмова чыгыш ясады. Ул җирле “Ак калфак” оешмасының ел нәтиҗәләре турында хисап тотты. Билгеле булганча, бүгенге көндә Оренбург өлкәсенең 18 районында “Ак калфак” бүлекчәләре эшли. Татар йолалары, гореф-гадәтләрен өйрәтү буенча күпкырлы эш алып барыла. Төрле районнарда мәктәп укучыларын шәл бәйләү һөнәренә өйрәтү максатыннан, түгәрәкләр эшләп килә. Бу эш өчен барлык чыгымнарны аккалфаклылар үзләре каплый. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы үткәргән бәйгеләрдә һәрдаим катнашалар һәм матур күрсәткечләргә ирешәләр.

Аннан сүзне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев алды. Милләттәшләребезне сәламләп, ул өлкәгә эш сәфәренең максатлары турында сөйләде. Татарларның гамәл стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Татарстан делегациясе татарлар күпләп яши торган урыннарда булып, анда татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашулар уздыра. Шундый оешмаларның берсе – “Ак калфак”. ТР Вице-премьеры биредә утырган гүзәл затларга татар халкының мәдәни мирасын саклаган өчен олы рәхмәтен белдерде.

Чара ахырында Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.

Бөтендөнья татар конгрессының медале белән Н.Ф. Гобәйдуллина, Э.Ф. Каюпова һәм Э.Н. Дәүләтова бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларына исә М.А. Садретдинова, Ә.К. Абдрәшитова, Р.М. Таҗетдинова, Л.М. Батаршина, Р.Ф.Габракыйпова ия булдылар.

Программаның мәдәни өлеше “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” спектаклен карау белән тәмамланды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*