tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының февраль саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының февраль саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының февраль саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының февраль саны дөнья күрде. Басманың әлеге санында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Башкортстан Республикасы, Чиләбе өлкәсе, Пермь краенда узган милләттәшләребез белән очрашулары турында Гөлгенә Сабирова язмасы, даими авторыбыз Зилә Нигъмәтуллинаның рәссам-монументалист Илнур Сираҗиев белән, газетабызның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхинең Татарстанның Халык артисткасы Резидә Шәрәфиева белән әңгәмәләре урын алды. Шулай ук февраль санында укучылар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның Самарадагы эш сәфәре турында Энҗе Шәйхетдинованың “Самара татарлары туган тел сагында” дигән язмасын, һ.б. авторларның да кызыклы мәкаләләре белән таныша алачак.

Белүегезчә, 2019 елның гыйнвар аеннан башлап газетабыз айга ике тапкыр чыга, ә июнь аеннан  рәсми рәвештә”Халкым минем” басмасы “Татарлар” дип үзгәртелеп нәшер ителә башлады.  Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*