tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакуда Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәдә шигырьләрен өч телдә укыдылар
Бакуда Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәдә шигырьләрен өч телдә укыдылар

Бакуда Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәдә шигырьләрен өч телдә укыдылар

Бакуның Россия мәгълүмати-мәдәни үзәгендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган иҗат кичәсе узды.

Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) вәкиллегенең Азәрбайҗандагы матбугат хезмәте хәбәр иүенчә, кичәне агентлык ярдәмендә «Яшьлек» үзәге укучылары һәм «Туган тел» берләшмәсе оештырган.

Иҗади кичә Бакуда узган татар конгрессының видеоконференция форматында барган программасын тәмамлады. Әлеге форум Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылды.

Чара башланыр алдыннан конгресста катнашучыларга һәм Россия мәгълүмат-мәдәни үзәгендә җыелган кунакларга Азәрбайҗандагы Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе Ирек Зиннуров сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Кичәне Әлфия Әхмәтҗанова һәм Илдар Кәримов алып барды. Алар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. «Яшьлек» үзәге укучылары һәм «Туган тел» берләшмәсе әгъзалары башкаруында татар әдәбияты классигының рус, татар һәм инглиз телләрендәге шигырьләре яңгырады. «Яшьлек» ансамбле солистлары Фәрит Казаков һәм Эсфирь Гулиева биюләрен тәкъдим итте.

Кичә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Дмитрий Киселев
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*