ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Нурлат районында булды
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Нурлат районында булды

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Нурлат районында булды

30 июнь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Шәрипов Ирек Илдус улы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты баш референты – Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы Татарстан Республикасы Нурлат районында.

Биредә район хакимияте башлагы Ишкинеев Дамир Азатович, район җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы идарәсе вәкилләре белән очрашу булды.

Шулай ук бүген биредә Яр Чаллы шәһәре әдәбияты, сәнгате һәм җәмәгатьчелек вәкилләре делегациясе дә катнаша.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Нурлат районы бүлеге җитәкчесе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Салих кызы Галәүтдинова каршы алды һәм озатып йөрде

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*