tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе вице-губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе вице-губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе вице-губернаторы белән очрашты

Бүген Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсе вице-губернаторы – Эчке сәясәт буенча Хөкүмәт Рәисе урынбасары –Оренбург өлкәсе төбәк һәм мәгълүмат сәясәте министры Игорь Сухарев белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерү буенча ярдәм итү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алыштылар. Милли Шура рәисе Идел буе Федераль округындагы татар оешмалары җитәкчеләрен быел кабаттан Оренбургта җыюны, патриот-шагыйрь М.Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан булуын ассызыклады. Шулай ук Васил Шәйхразыев Татарстан белән Оренбург өлкәсе арасында соңгы килешүләр 2011 елда төзелүен һәм бүгенге көндә яңа килешү төзү өстендә эш барылганлыгы турында да искәртеп узды.

Очрашуда шулай ук Оренбург төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов та катнашты. Автономия рәисе Орск шәһәрендә җирләнгән шагыйрь Дәрдмәнднең исемен мәңгеләштерү максатыннан татар шагыйренә һәйкәл кую; татар теле укытыла торган 38нче номерлы мәктәпне төзекләндерү; Җәлилгә багышланган өлкә фестивален Россиякүләм итү һәм Оренбург шәһәрендә региональ масштабта өлкә Сабантуйларын кабаттан торгызу мәсьәләләре буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Үз чиратында Игорь Сухарев җиткерелгән тәкъдимнәр өстендә эшлиячәкбез һәм кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз, дип ышандырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*