tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сембер-Ульяновск крае татарлары” энциклопедиясенең икенче өлеше әзерләнә
“Сембер-Ульяновск крае татарлары” энциклопедиясенең икенче өлеше әзерләнә

“Сембер-Ульяновск крае татарлары” энциклопедиясенең икенче өлеше әзерләнә

2016 елда Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе хәзер инде мәрхүм бизнесмен-меценат Эдуард Әнвәр улы Ганеевның финанс ярдәме белән “Сембер-Ульяновск крае татарлары” дип аталган китапны чыгарды.

Ул вакытта әлеге китапны нәшер итү бик тә кирәк иде. Укытучылар, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, студентлар һәм мәктәп укучылары һәм үз халкының тарихы белән кызыксынучылар регионыбыз татарлары турындагы мәгълүматларны көтеп алдылар һәм шатланып кабул иттеләр. Бу китап тиз арада өлкәбез районнары буенча таралды. Тиражның бер өлеше 2016 елда Иске Кулаткы район үзәгендә узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашучыларга бүләк итеп тапшырылды. Аны ул вакытта Россия Федерациясенең 50дән артык төбәгеннән килгән вәкилләр үзләре белән алып китте. Татар дөньясы безнең энциклопедик белешмәлеккә югары бәя бирде.

Китап басылып чыкканнан соң ук автономиягә сораулар, тәкъдимнәр килә башлады. Татар халкы тарихына, илебез, өлкәбез үсешенә бәһасез өлеш кертеп тә, китапта урын алмаган кешеләрнең фамилияләрен атадылар. Төгәлсезлекләр һәм хәтта хаталар турында әйтүчеләр дә булды. Без барлык теләк һәм тәкъдимнәрне дә җентекләп җыеп бардык.

Әлеге китапның өстәмәләр, үзгәрешләр һәм аңлатмалар кертелгән яңа басмасын нәшер итү өчен бездә материаллар җитәрлек күләмдә җыелды дип саныйбыз.

“Өмет” газетасын укучыларның исләренә төшереп үтәбез: “Сембер-Ульяновск крае татарлары” дип исемләнгән китапка халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә җитди өлеш керткән, дәүләт төзелешендә, экономика үсешендә үзләрен күрсәткән, эшчәнлекнең башка сфераларында, меценатлыкта җәмәгатьчелек тарафыннан танылу тапкан күренекле милләттәшләребезнең биографияләре һәм фоторәсемнәре кертелә.

Җаваплы оешма буларак безнең автономиянең материалларны бастыру һәм күчереп бастыру буенча мөмкинлекләре бик тә чикләнгән. Шуңа күрә китапка кертү өчен барлык материалларны һәм фоторәсемнәрне дә электрон рәвештә, рус телендә җибәрүегезне үтенеп сорыйбыз. Автономиянең электрон адресы: uotnka@mail.ru.

Китапка кертү өчен материаллар 2021 елның 15 мартына кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: (88422) 41-01-24.

Ульяновск өлкәсенең татар краеведлары берләшмәсе рәисе,
Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданиныРифгать Әхмәдуллов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*