tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте хатын-кызлар өчен яңа проект – “Затлы мәҗлес” башлап җибәрә
Татарстан мөфтияте хатын-кызлар өчен яңа проект – “Затлы мәҗлес” башлап җибәрә

Татарстан мөфтияте хатын-кызлар өчен яңа проект – “Затлы мәҗлес” башлап җибәрә

“Затлы мәҗлес” проектының лозунгы – хатын-кызлар тормышы турында дини сөйләшүләр. Ул, “Яшь килен” проектыннан аермалы буларак, Коръән, дин, фикъһе мәсьәләләре, хатын-кызның тормыштагы роле, Пәйгамбәребезнең ﷺ, сәхабәләрнең хатыннары, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләре, Рамазан ае турында сөйләшүгә багышланган очрашулар булачак. Очрашуга килүчеләр алдан бирелгән тема буенча әңгәмә корырга әзерләнеп киләчәк.

17 февральдә булачак очрашуның темасы – минем тормышымда Коръән нинди урын алып тора? Коръәннең фазыйләтләре, могҗизасы турында сөйләргә кунак сыйфатында остаз Ландыш Ибраһимова чакырылачак. Үзенең тормышында Коръән турында иң кызыклы чыгыш әзерләүчегә Татарстан мөфтиятеннән бүләк – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы тапшырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*