tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 461)

Рубрика: Экспорт

«Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды

16 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү» Советының чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә май аенда узачак «Милли тормыш һәм дин» VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына кагылышлы сораулар каралды.

Дәвам »

“Шигырь һәм җыр бәйрәме”

“Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме” дип исемләнгән гүзәл чара узды. Сезнең хозурыгызга әлеге үзенчәлекле бәйрәмнән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Дәвам »

Татар хатын-кызларының башкалада яшәү рәвеше

9 апрельдә Татар мәдәни үзәгендә урнашкан китапханәдә Мәскәүнең "Ак калфак" оешмасы "Татар хатыны, башкалада яшәү үзенчәлекләре" исемле очрашу үткәрде.

Дәвам »

Әзербайҗан телендә «Яңа татар поэзиясе антологиясе» дөнья күрде

Әлеге җыентыкта 23 яшь татар шагыйренең иҗаты урын алды. Әлеге исемлектә: Рифат Сәлах, Ләйсән Солтанова, Айдар Җамал, Гөлназ Вәлиева, Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Резидә Зәйниева, Рүзәл Әхмәдиев, Фәнил Гыйләҗев, Ильмира Камаева, Гөлнур Корбанова, Ленар Шәех, Эльнар Байназаров, Луиза Янсуар, Дания Нәгыймуллина, Лилия Гыйбадуллина, Лениза Вәлиева, Йолдыз Миңнуллина, Алсу Нургатина, Эльвира Һадиева, Алена Кәримова, Гөлназ Газизова, Фидаил Мәҗитов

Дәвам »

Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме”нә рәхим итегез

Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары катнашында узачак әдәби-музыкаль кичә 14 апрель көнне 17:00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: “Казан” милли мәдәният үзәге (Пушкин урамы, 86 йорт). Керү ирекле. Рәхим итегез!

Дәвам »