tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 459)

Рубрика: Экспорт

Яшел Үзәндә калфак тегү буенча осталык дәресе

Олы Ачасыр авылында Яшел Үзән (Татарстан) “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Саттарова Гөлинә Рөстәм кызы калфак тегү буенча осталык дәресе оештырды.

Дәвам »

Апастагы ханымнар эшләрен гөрләтеп алып бара

"Апас җирлегендәге "Ак калфак" лылар тарафыннан әзерләнгән чаралар белән сезне дә таныштырып үтергә телим", - дип яза Татарстанның көнъяк-көнбатышында урнашкан бу районнан Земфира Мөхәммәтшина.

Дәвам »

“Син дә җырла шундыйны”

12 май көнне җырчылар, артистлар, сәхнә һәм журналистика ветераннары, сәнгать сөючеләр Туфан Миңнуллина әсәрләрендә яңгыраган җыр-моңнарны яңартачаклар, истәлекләре белән бүлешәчәкләр.

Дәвам »

Альбина Шаһиморатова Метрополитенда искиткеч уңыш белән чыгыш ясый

Безнең дөньякүләм танылган опера җырчыбыз Альбина Шаһиморатова Метрополитен театрында Моцартның "Серальдән урлау" ("Похищение из Сераля", "Die Entführung aus dem Serail") зингшпилендә Констанца партиясендә искиткеч зур уңышка иреште.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Кыргызстан татарлары белән очрашты

Өчпочмаклы, пәрәмәчле, гөбәдияле чәй табына янында алдагы эш планнары, шул исәптән быел сентябрь аенда Кыргызстанда Татарстан көннәре үткәрү мәсьәләсе буенча фикер алышу булды.

Дәвам »