tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Россия көне уңаеннан котлавы
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Россия көне уңаеннан котлавы

Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Россия көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!

12 июнь – дәүләтебез өчен зур бәйрәм, бу көнне илебездәге 190нан артык милләт вәкиле Россия көнен билгеләп уза. Шушы бәйрәм уңаеннан барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Россия көне ул – илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Без Россиянең кайсы гына өлкә-республикасында, шәһәр-авылларында яшәсәк тә, безне уртак максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Россиянең чәчәк атуы өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Россия көне белән!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*