tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 468)

Рубрика: Экспорт

Онытырга хакыбыз юк

Бүген 19 февральдә исә – фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримне искә алу көне. Чөнки моннан 76 ел элек, Бөек Ватан сугышы тәмамланырга берничә генә ай кала, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек талантлы шагыйрь, бик күп поэмалар авторы Фатих Кәрим дошман пулясыннан вафат була.

Дәвам »

Шәмсия Җиһангирова: “Гомерләр үтмәгән”

18 февральдә Казандагы Татарстан Милли музее әдәби салонында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангированың 65 яшьлегенә багышлап, “Гомерләр үтмәгән” исемле кичә узды. Сезнең хозурыгызга әлеге кичәдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Дәвам »

Казанда татар халкының батыр улын искә алырга җыелдылар

Бүген татар шагыйре, Советлар Союзы каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (Муса Мостафа улы Җәлиловның) тууына 110 ел (1906 ел – 1944). Шул уңайдан Казан шәһәренең 1нче Май мәйданында татар халкының батыр улын искә алырга җыелдылар. Шигъри митингны Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шайхразиев ачып җибәрде. Шулай ук чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Муса Җәлил премиясе лауреаты ...

Дәвам »

Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узды

Бүген, 13 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) җыенын уздырды. Әлеге чарада Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән делегатлар катнашты.

Дәвам »

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясенә гаризалар кабул ителә

Конференциядә катнашу өчен гариза, тезис һәм фәнни эш 2016 елның 15 февралена кадәр җибзрелергә тиешле

Дәвам »

Татарстан Милли музеенда шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу узачак

2016 елның 18 февралендә Казанда, Татарстан Милли музееның әдәби салонында шагыйрә, “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангированың якынлашып килүче юбилее уңаеннан очрашу узачак.

Дәвам »