tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде
«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

Кадерле укучыларыбыз! “Халкым минем” газетасының март саны дөнья күрде. Әлеге санда сез 14-16 март көннәрендә узган VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены турында “Милли җанлы эшмәкәрләр булганда татар авылы яши” исемле язма белән; танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевның 70 яшьлеге уңаеннан аның белән эшләнгән әңгәмә; җыр белән шигъриятне сәхнәгә алып менгән артист Алмаз Мирзаянов турында язмалар белән таныша аласыз. Шулай ук бу санда Курган өлкәсененнән килеп Татарстан тамашачысының күңелен үзенең лирика-драматик теноры белән гашыйк иткән яшь җырчы Ярамир Низаметдинов, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Сәхибгәрәй Сәет-Галиев турындагы язмаларны да укый аласыз.

Һәрвакыттагыча газетада Россия регионнарыннан килгән кызыклы хәбәрләр һәм спорт дөньясындагы соңгы яңалыклар да урын алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*