ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 532)

Рубрика: Экспорт

Умырзая җыя дусларын

“Сибиряк” мәдәният сараенда “Умырзая” татар-башкорт халык фольклор ансамбле “Умырзая җыя дусларын” дип исемләгән программасын күпсанлы татар моңын, җырын сөюче милләттәшләренә, дусларына тәкъдим итте

Дәвам »

Татар шагыйре Фатих Кәримгә багышланган әдәби конкурс узачак

Татар шагыйре Фатих Кәрим истәлегенә багышланган «Син кызганма йөрәгеңне…» дип исемләнгән регионара әдәби конкурс узачак. Конкурс Россия язучылар берлегенең Калининград бүлеге, «Кардәшләр» Калининград региональ иҗтимагый оешмасы, Багратионовск шәһәр округы администрациясе, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге тарафыннан оештырыла.  

Дәвам »

«Конгресс мөнбәре» — Данис Шакиров

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров 2018 елга Татар конгрессы планнары белән таныштырды

Дәвам »

Муса Жәлилнең кызы Чулпан ханым Казандагы төп йортында кунакта булды

9 гыйнварда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым үзенең кызы һәм оныклары белән Казанда элек яшәгән фатирларында кунакта булды. М.Горький урамының 17 йортында урнашкан бу музей-фатирда Чулпан Муса кызының бәхетле балалык еллары үткән.

Дәвам »

“Умырзая” татар десантникларына концерт оештырды

Ансамбльнең 2018 ел гастрольләре Омск шәһәренең Светлый бистәсендә Татарстаннан килеп хезмәт итүче десантникларга концерт оештырудан башланды

Дәвам »

110 ел элек иҗтимагый һәм әдәби «Шура» журналы чыга башлый

"Шура" — Оренбургта 1908 елның 10 гыйнварыннан 1918 елның гыйнварына кадәр чыккан әдәби, гыйльми, тарихи татар журналы. «Вакыт» газетасы типографиясендә басылган, тышлыгы белән 36 бит тәшкил иткән. Ун елга якын вакыт эчендә әлеге матбугат басмасының барлыгы 240 саны чыккан. Наширләре — Мөхәммәдшакир һәм Мөхәммәдзакир Рәмиевләр. Баш мөхәррире — Ризаэддин Фәхреддин. Яңартылган “Шура”ның тәүге саны 2013 елда дөнья күрә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы “Хузур” нәшрияты  нәшер иткән дини альманахның баш мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дәвам »

Әлфия Миңнуллинага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитика идарәсе хезмәткәре Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысовага Бөтендөнья татар конгрессы медале тапшырылды. Медальне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тапшырды.

Дәвам »