Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов белән бергә Казахстан Республикасында татар этномәдәни берлекләре делегациясе белән очрашты, Кызыл Мәчеткә һәм Г.Тукай музеенда булды, Тукай һәм казах халык шагыйре Абай һәйкәлләренә чәчәк салды, "Сабантуй" татар халык бәйрәмендә катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм казах шагыйре Абай Кунанбаев һәйкәленә чәчәкләр салды.