tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төп яңалыклар (страница 1790)

Рубрика: Төп яңалыклар

ВИДЕО: 28 нче гыйнвар – “Әлифба”ның туган көне. “Әлифба” китабын кем язган, беләсезме?

55 еллык тарихы булган, меңләгән баланы укырга өйрәткән китап авторы Сәләй Вәгыйзов Самара өлкәсендәге Татар Байтуганы авылыннан. Анда аның музее бар. Бу видеоязма татарның олугъ мөгаллиме Сәләй Вәгыйзовка багышлана.

Дәвам »

Нәзарәт журналистлар өчен “Динем – Ислам, милләтем – татар” дип исемләнгән конкурс игълан итә

Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Дәвам »

ВИДЕО: Рифкать Фәхретдинов: “Казанда яшәп, татарча сөйләшмәгән кешене аңламыйм”

"Очрашу урыны-Казан" тапшыруында Кытайда яшәүче милләттәшебез Рифкать Фәхретдинов. Ул Үзе һәм Кытайда яшәүче татарлар тормышы хакында сөйли.

Дәвам »

Түбән Камада “ТАССРның 100 еллыгына – 100 чигү үрнәге” проектын башлап җибәрәләр

Шул проектны гамәлгә ашыру максатыннан Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчелеге милли бизәкләр чигәргә өйрәнү буенча мастер-класс уздырды.

Дәвам »

Казан университеты китапханәсендә «ТАССР: гасыр озынлыгындагы юл» күргәзмәсе ачылды

Экспозиция ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана һәм республика үсеше этапларын яктырта торган өч бүлектән тора.

Дәвам »

Казанда татар язучысы Нәкый Исәнбәтне искә алу кичәсе узачак

«Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә Нәкый Исәнбәтнең күпкырлы иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге турында галимнәр, музей хезмәткәрләре һәм язучылар фикер алышачак.

Дәвам »