tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Барда районы башлыгы белән очрашты
Милли Шура рәисе Барда районы башлыгы белән очрашты

Милли Шура рәисе Барда районы башлыгы белән очрашты

Бүген Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пермь краеның Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов белән очрашты.

Очрашу барышында җитәкчеләр округта Татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерү буенча ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында район башлыгы Васил Шәйхразыевка танылган Барда түбәтәе һәм җирле осталар рецепты буенча әзерләнгән чәк-чәк бүләк итте. Очрашу Барда муниципаль районы администрациясе бинасында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*