tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород егетләре хоккей уеннары үрләрен яулый
Түбән Новгород егетләре хоккей уеннары үрләрен яулый

Түбән Новгород егетләре хоккей уеннары үрләрен яулый

Әлегә хәтле торган тотрыклы суык һава торышы өлкәбезнең татар авылларында хоккей яратучыларны беразга булса да шатландырды, яңа ел каникулларында унга якын команда арасында дүрт турнир булып үтте. Хоккей кордлары булган авылларда балалар һәм яшьләр тимераякка басып бу спорт төрен үзләштерә, ә телевизор аша өлкәбезнең “Торпедо” командасында чыгыш ясаучы өчкүлле якташ-милләттәшебез Дамир Җәфәровның уенын олысы-кечесе күзәтеп бара, аның өчен җан атып тора.

26 яшьлек Дамир безнең спорт яратучыларга яхшы таныш, чөнки ул кече ватанына һәр ел ялга кайтып, Сергачның “Лидер” ФСКсы бозында бу спорт төре белән мавыгучы милләттәшләребез белән бергә иптәшләрчә уеннарда катнаша. Аның уенын карарга татар авылларыннан өлкә үзәгенә йөрүчеләр дә бар.

Быелгы сезонда Дамир аеруча уңышлы уйный. Бүгенгә ул КХЛ ның иң яхшы бомбардирлары сафында. Аның осталыгы аркасында “Торпедо” көнчыгыш конференциясендә бүгенгә плей-офф зонасында бара.

Шулай ук Дамир яшьләр җыелма командасы составында 2014 елда дөнья чемпионатында чыгыш ясады бакыр медаль белән кайтты, ә «ЦСКА» сафында Россия чемпионы булды.

 

 

Башка өметле спортчыбыз, легендар якташыбыз, Печәдән чыгышы белән булган Зиннәтулла Билялетдиновның оныгы, 21 яшьлек сакчы Александр Романов дөнья йөзендә иң көчле хоккей лигасы булып торган НХЛ ХЛ да “Монреаль Канадиенс» составында уйный башлады. Канаданың Монреаль шәһәрендә урнашкан бу клуб аны 2018 елның драфтында (иң перспектив һәм яшь уйнаучыларны сайлау чарасы) сайлады.

Профессиональ карьерасының башлангыч этабын ул Мәскәүнең “ЦСКА” клубында үткәрде. Узган елда Чехиядә булып үткән яшьләр җыелма командалары арасында Дөнья чемпионатында югары дәрәҗәле уен күрсәтеп, көмеш медаль яулады һәм НХЛ да чыгыш ясарга лаек дип табылды.

Сәләтле, перспектив, яшь якташларыбызга уңышлар, күп голлар телибез һәм Россия җыелма командасы составында көтеп калабыз.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*