tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Барда районының Үдик урта мәктәбе белән танышты
Васил Шәйхразыев Барда районының Үдик урта мәктәбе белән танышты

Васил Шәйхразыев Барда районының Үдик урта мәктәбе белән танышты

Бүген Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев Барда районының Үдик (Елпачиха) урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Биредә ул яңа газ белән җылыту казаны ачу тантанасында катнашты. Әлеге вакыйга Татарстан хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырылды. Соңыннан Милли Шура рәисе мәктәпне һәм биредәге уку йортында  оештырылган музейны карады.

Белешмә өчен:

Үдик (Елпачиха) мәктәбе урта белем бирүче уку йорты буларак 1956 елда ачылган. 2012 елда мәктәпкә Үдик балалар бакчасы да кушыла. Хәзерге вакытта мәктәптә 205 укучы белем ала, балалар бакчасына 114 бала йөри. Аларның 98% татарлар һәм башкортлар.

Мәктәптә «Татар йорты» исемле этнография музее эшли, анда татар йортларында кулланылган көндәлек җиһазлар, кирәк яраклар экспонатлары урнаштырылган.

Мәктәп ачылганнан бирле биредә татар теле укытыла. Балалар рус һәм татар телләрендә иркен аралашалар.1-9 сыйныфларда татар теле һәм татар әдәбияты  атнага өч сәгать мөстәкыйль фәннәр буларак өйрәнелә. Туган телне өйрәнү ата-аналар теләге буенча ирекле нигездә оештырылган. Хәзерге вакытта барлык укучылар да (100%) татар телен өйрәнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*