tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зыялылык өлгесе
Зыялылык өлгесе

Зыялылык өлгесе

Хакмы-юкмы — белмим безнең агай-эне арасында шундый бер хәлне искә төшергәләп торалар: имеш, Сибгат Хәким бервакыт үзенең каләмдәш дусты Нурый Арсланга болай ди: “Мин үзем бәләкәй, ябык, күзгә-башка ташланырлык түгел. Ә менә сиңа, Нурый, Ходай Тәгалә мәһабәт гәүдә, күркәм йөз-кыяфәт биргән. Татарны галәмгә таныту өчен менә синең кебекләрне Англия парламентларына, дөньяга күрсәтеп йөрергә кирәк”. Шул эпизод Илдар Кыямовны күргән саен искә төшә. Олуг шагыйребезнең сүзләре, әйтерсең Нурый ага Арсланга гына түгел, Илдарга да атап әйтелгән: күркәм буй-сын, чын ир-атка хас килеш-килбәт.

Илдар Кыямов халкыбызның Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834), Әкъдәс Нигъмәт Курат (1903-1971) һәм башка бик күп күренекле затларын биргән Чирмешән төбәгеннән. Бөек Исхакыебызның да әти-бабалары шушы яктагы атаклы Лашманнан булуын онытырга ярамый. Бераздан бу тарафларны тагын да таныткан Илдар да шушы районның Кара Чишмә авылында 1971 елның 11 февралендә гаиләдә бишенче (төпчек) бала булып дөньяга килә. Әтисе Әгъләмеддин һәм әнисе Саимә — гади хезмәт кешеләре, колхозчылар. Бу гаилә әхлаклыгы, тырышлыгы, җыр-моңны, китапны яратуы белән аерылып тора. Кечкенә Илдар шундый мохиттә тәрбияләнеп, әти-әнисеннән, туганнарыннан сабаклар, тормыш тәҗрибәсе алып үсә.  Өлгергәнлек аттестаты  алгач, Илдар, һич икеләнмичә, Казан университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга керә. 1988—1993 елларда биредә белем ала. Бу — милли-мәдәни хәрәкәтнең шаулап торган чоры.  Егетебез дә аның үзәгендә бөтерелә. Университеттагы Ирнис Рәхимуллин җитәкчелек иткән атаклы татар хорының иң актив әгъзасы (Бу коллектив белән ул алга таба да (20 ел буе!) (еш кына солист сыйфатында) хезмәттәшлек итте).

Матур табигый тавышлы студент егетебезнең җырлавына җәмәгатьчелек игътибар итә. Аны җыр сәнгате буенча профессиональ белем алырга кодалый башлыйлар. Илдар, журналистика факультетын тәмамлауга ук, күпләрне шаккатырып, Казан консерваториясенең вокал бүлегенә укырга керә. 1993-1999 елларда биредә җыр-музыка серләрен ныклап үзләштерә. Вокал дәресләрен алып баручы, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева: “Илдар — укуга, гыйлемгә туймас кеше”, – дип кат-кат әйтә торган була.

Консерваториядә укуының тәүге елларында ук Илдар журналистика бүлегендә белем алган Мөршидә исемле кызга өйләнә. Берсеннән-берсе күркәм, татар җанлы ике уллары бар. 1995 елда туган Идел театр училищесын тәмамлаган, читтән торып университетның журналистика бүлегендә укый. Хәзер ул “Татарстан” ДТРК дикторы. Әтисенеке кебек матур тавышы, төзек сөйләме белән инде танылып та килә. Күркәм буй-сынлы бу егет төрле мәдәни чараларны алып та бара. Музыка мәктәбендә белем алган кече уллары Ихтыяр да җыр-музыкада әтисеннән калышырга теләми.

Университетның журналис­тика, консерваториянең җыр сәнгате буенча дипломнарына ия булган Илдар Кыямов  ике гасыр аралыгында нәшрият-редакцияләрдә, милли-мәдәни Үзәктә һәм башка урыннарда эшли. Конферансье буларак таныла. 2003 елда аны “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалына “алып баручы” итеп чакыралар.

Телевидение — Илдар Кыямовның инде егерме елга якын эшләгән төп урыны. Шушы вакыт эчендә ул бу “серле сандык”ның серләрен үзләштергән, бай тәҗрибә туплаган, тамашачы алдында сыналган, тележурналист буларак күз алдына килеп баса. “Хәерле иртә”, “Татарлар”, “Манзара” һәм күп кенә башка тапшырулар белән бу зат инде күптәннән тамашачының күңел түренә урнашкан.

Сөйләм культурасы элек-электән үк мәгариф, мәдәният һәм гомумән тәрбия системасында югары бәяләнгән, аңа җитди таләпләр куелган. Бу аеруча хәзерге татар милли тормышы өчен бик тә мөһим. Күбебезнең теле төзек түгел, урынсызга чит тел  сүзләрен кулланабыз. Сөйләмебез татарча булганда да, авазларның фонетик яңгырашы безнеңчә түгел. Бу аеруча балаларның сөйләмендә, алар өчен булган тапшыруларда еш очрый. Мондый шартларда дикторларның, алып баручыларның сөйләмнәре чын татарча, камил булырга тиеш. Бу яктан Илдар Кыямов чыгышлары  матур бер үрнәк булып тора. Аның сөйләме аһәңле дә, төзек тә, аңлаешлы-үтемле дә. Илдар Кыямовның телетапшыруларга алдан ук ныклап әзерләнүе сизелеп тора. Аның хәбәрдарлыгы, күп мәгълүматка ия булуы  төрле ситуация-хәлләрдән уңышлы чыгарга, көтелмәгән сорауларга тиешле җаваплар бирергә ярдәм итә. Шунысы гыйбрәтле: Илдар Кыямов үзенең шәхси, профессиональ тәҗрибәсен башкалар, аеруча яшьләр белән бик теләп уртаклаша. Бу хакта аның хезмәттәшләре еш искә төшерә. Мәсәлән, “Яңа гасыр” телеканалының иртәнге тапшырулар редакциясе директоры Леонард Дәүләтшин менә нәрсәләр яза: “Редакциягә килгән яшь корреспондентлар аның кайгыртучан мөнәсәбәтен тоеп эшли, эшкә өйрәнә. Журналист текстларын төзәткәндә дә һәрберсе белән аерым-аерым берәр сәгатьлек “татар теле дәресләре” уздыра, ачыкланган хаталарның ни сәбәпле килеп чыгуын төшендерә ул… Бай сәхнә тәҗрибәсенә ия журналистны яшьләр авызларын ачып тыңлый. Иң мөһиме бәрәкәтле җиргә төшкән орлык кебек, Илдарның дәрес-сабаклары мул, яхшы шытым бирә”.

Илдар Кыямов телевидение тапшыруларын гына түгел, ә күп төрле кичә-концертларны алып баручы да. Чирмешән егете алып барган, оештыруда катнашкан бу төр мәдәни чаралар төрле залларда, төрле урыннарда уза. Эчтәлек-табигатьләре белән дә ул кичәләр төрле. Күптән түгел генә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында шагыйрь, бик күп җырлар авторы Мансур Шиһаповның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Аннан тамашачылар, шул исәптән без фәкыйрегез дә, бик канәгать калды.  Кичәнең югары дәрәҗәдә узуында аны алып баручының да роле зур булуын зал күреп, күзәтеп торды. Иҗтимагый-рухи тормышта “хөкүмәт концерты”, “хакимият кичәсе” дигән сүзләр  ишетелеп тора. Гаять җаваплы бу төр рәсми кичәләрне алып баруны да еш кына Илдар Кыямовка тапшыралар. Юбилярыбыз тамада буларак та билгеле. Ул мәҗлестәгеләргә һәрчак ихтирамлы, тигез мөнәсәбәттә тора.

Илдар Кыямов үзенә хас алып бару осталыгына ия. Ул җитди дә, ачык та йөзле. Кирәк вакытта чамасын белеп кенә елмаеп, көлдереп тә куя. Тавышы матур, көчле,сөйләме аһәңле. Чыгыш ясаучыларга һәм залга ихтирами мөнәсәбәт. Аның авызыннан минем кешеләрне түбәнсетерлек, үпкәләтерлек сүзләр ишеткәнем юк. Шигырьләрне, әдәби текстларны ул аларның эченә кереп, авторларның уй-кичерешләрен үзенең күңеле, йөрәге аркылы уздырып укый. Килеш-килбәте, сәхнәдә үзен тотышы, зәвык­лылыгы белән дә тамашачының игътибарын җәлеп итә.

Әйткәнебезчә, Илдар Кыямов — югары белемле, профессиональ, төрле конкурслар лауреаты булган җырчы да. Аның кичә-мәҗлесләрдә, концертларны алып барганда матур, моңлы итеп җырлавы да күңелләргә кереп калган.  Мәдәни-сәнгати эшчәнлеге, конферансьелык манерасы, зәвыклылыгы, буй-сыны халкыбызга, тел-моңыбызга тугрылыгы белән Илдар Кыямов билгеле бер дәрәҗәдә бөек шәхесебез Айрат Арслановны да хәтерләтә, аның классик тәҗрибәсен, традицияләрен  дә яңа шартларда уңышлы дәвам иттерүчеләрнең берсе буларак күзаллана.

“Яраткан бәндәләренә Аллаһ Тәгалә сәләтне кушучлап бирә бит!” – дип әйтәләр. Илдар да шундый бәхетле затларның берсе. Соңгы вакытта ул  киң җәмәгатьчелекне яңа һөнәр-шөгыле белән дә шаккатырды. Баксаң, юбилярыбыз төбәк тарихын өйрәнүче шактый җитди галим-тикшерүче дә икән. 2017 елда дөнья күргән 720 битлек “Кара Чишмә карьясе” китабы, – Исхакый әйтмешли, моның аяклы дәлиле. Гаять күп төрле фикер-күзәтүләр, материаллар, шул исәптән архив документлары да тупланган бу мәҗмуганы язуга искиткеч зур хезмәт кергән. Авторның үзе искәртүенчә, ул аны әзерләүгә дистә елдан артык вакытын биргән. Китапта Кара Чишмә авылының тарихы һәм бүгенге хәле дә, кешеләре, табигате, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, сөйләме, шәҗәрәләре, җыр-моңнары, бәет-мәзәкләре…, – кыскасы, бөтен ягы җанлы, үтемле итеп яктыртылган. Шунысы мөһим: бу китапта Кара Чишмә үзбашка гына түгел, ә милләт, җәмгыять тормышы белән бәйләнешләрдә яктыртыла. Хезмәт халкыбызның үткән юлын, бүгенге тереклеген, буыннар дәвамчанлыгын, милли барлыкны өйрәнүгә, адәм балаларын комплекслы тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Соңгы вакытта төбәк тарихын язу киң колач алды. “Кара Чишмә карьясе” китабы — бу игелекле процесста бик тә күркәм үрнәкләрнең берсе. Кызганыч ки, андый хезмәтләрне әле без тиешенчә файдаланып, пропагандалый белмибез (аеруча балалар һәм яшьләр арасында).

Илдар Кыямовның күпкырлы эшчәнлеге радио-телевидениедән тапшырулар алып бару, мәкалә-хезмәтләр язу, җырлау, сәхнәдә чыгышлар ясау, тәрҗемә, конферансьелык… белән генә чикләнми. Ул әле әдәби әсәрләр дә иҗат итә. Аларның кайберләрен кичә-мәҗлесләрдә сөйләп, укып та җибәрә. Әмма аның бу төр язмалары, ничектер, таркау, бергә тупланмыйча ята иде. Һәм менә, ниһаять, 2020 елның ахырында аның “Җырларымда — җирсүем” исемле махсус җыентыгы дөнья күрде (К.: Татарстан китап нәшрияты, 2020). Анда авторның төрле елларда язылган йөзләп парчасы тупланган. Шигырьләрдә, татарның тормыш-яшәеше, туган җир, милләт, ата-ана,  мәхәббәт, гаилә, гомер агышы… турындагы уй-кичерешләре гәүдәләнеш тапкан. Китапка исем итеп алынган парчасын, автор мондый юллар белән төгәлли:

…Кәгъбәләргә йөзем
турылана,
Ходай рәхмәтләрен киң иткән.
Кара Чишмәкәем,
Изге җирем,—
Минем өчен Мәккә син икән.

Үзенең ярты гасырлык гомер бәйрәмен Илдарыбыз игелекле, бәрәкәтле эш-гамәлләре белән каршылый. Аның күпкырлы эшчәнлегендәге һәр сүзе, һәр адымы халкыбызга, газиз милләтебезгә хезмәт итүгә, шатлык-куанычлар китерүгә, яшәүгә дәрт, өмет бирүгә юнәлтелгән. Моның өчен аңа олуг рәхмәтләребезне юллыйбыз. Моннан 15 еллар элек авариягә очрап, Илдар бик авыр хәлдә калган иде. Аллаһы Тәгалә аны саклап калды, янә тормышка кертеп җибәрде. Бу уңган-булган шәхесебез, афәтләргә очрамыйча, киләчәктә дә сау-сәламәт яшәп, милләтебезне куандырып гомер кичерсен иде!

Хатыйп Миңнегулов,  профессор
madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*