tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Бардадагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Васил Шәйхразыев Бардадагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Бардадагы Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге һәйкәл район хакимияте бинасы янында Барданың үзәк мәйданында куелган.

Исегезгә төшерәбез, Барда муниципаль районының Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бюстын ачу тантанасы 2013 елның 28 июнендә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты
Р. Н.Миңнеханов катнашында узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйрен йөртүче сквер да барлыкка килде, ул Былтыр һәм Шүрәле скульптуралары белән баетылган. Ә 2016 елның октябрендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, биредә «Су анасы» композициясен ачу тантанасы булды.

Габдулла Тукайның язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки аның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәкъ менә биредә туган һәм үскән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*