tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда районында Идел буе федераль округында яшәүче татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды
Барда районында Идел буе федераль округында яшәүче татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Барда районында Идел буе федераль округында яшәүче татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу узды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пермь краена сәфәре барышында, Барда районында Идел буе федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Алар арасында Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия республикалары, Түбән Новгород, Киров өлкәләре һәм Пермь крае. Иң зур делегация Удмуртиядән. Чара “Татарлар” гамәл Стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында уза.

Очрашу башланыр алдыннан Васил Шәйхразыев Барда районы мәдәният һәм ял үзәге фойесында танылган фольклорчы, галим Рәшит Ягъфаровка багышланган күргәзмә белән танышты.

Татарлар белән оештырылган чарада Пермь крае губернаторы администрациясенең Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары А.А.Субботина, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев, Пермь крае Барда муниципаль округы башлыгы Х.Х.Алапанов катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев залга җыелучыларга конгресс тарафыннан оештырылучы чаралар хакында сөйләде. Россия төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребез белән мондый очрашуларның 2018 нче елдан башланып, даими уздырылуын ассызыклады. Шулай ук «Татарлар: гамәл Стратегиясе» документында куелган мөһим максатларны искә төшерде. «Безнең алда әлеге документны тормышка ашыру, һәр татарга җиткерү  бурычы тора», — диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразыев 2021 нче елда уздырылачак мөһим чараларга да тукталды. 15 нче февральдә патриот-шагыйрь М. Җәлилнең тууына 115 ел булачак. “Җәлил укулары” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дә шул көннәргә туры килә. “Быел конкурста 40 меңнән артык кеше катнашты. 26 нчы апрельдә бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына да 135 ел. Аңа багышланган чаралар 3 көн барачак, анда бер миллион кеше катнашыр дип уйлыйбыз,”  – дип, Милли Шура рәисе  милләттәшләребезне дә актив булырга өндәде. 3-4 июнь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, 5 нче июньдә “Изге Болгар Җыены”, аннары Сабантуйлары уздырылачагын искә төшерде.

Тагын бер әһәмияткә ия чара – Бөтенроссия халык санын алу. “Без татарлар һәм башкортлар халык санын алганнан соң да, дус-тату булып калырга, бер кошның ике канаты икәнлегебезне онытмаска тиеш, “-диде Васил Шәйхразыев.

Очрашуда  Пермь крае губернаторы администрациясенең Эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе урынбасары А.А.Субботина, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Әнвәр хәзрәт Аблаев, Башкортстаннан шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Рәфыйга Усманова чыгыш ясады. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәлил Фәрвазетдинов,  Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова, Марий Эл Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Шакиров үзләренең 2020 нче елдагы эшчәнлекләре белән таныштырды.

Чараны милләттәшләребез “Туган тел” җырын җырлап тәмамлады.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*