tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Барда авылындагы “Батыр” спорт комплексында булды
Татарстан делегациясе Барда авылындагы “Батыр” спорт комплексында булды

Татарстан делегациясе Барда авылындагы “Батыр” спорт комплексында булды

Пермь краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Барда авылындагы “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы белән танышты.

“Батыр” 2017 елда ачылган һәм Кама буе районындагы авыл җирлегендә бердәнбер бассейнлы комплекс булып тора. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы өч катлы бинада урнашкан. Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен ике бассейн, спорт белән шөгыльләнү өчен универсаль зал, душ бүлмәләре, табиб кабинеты һ.б. бар.

“Батыр” спорт комплексы Барда авылында һәм якын районнарда яшәүчеләргә сәламәтлекне ныгыту, ял итү, спорт белән актив шөгыльләнү өчен мөмкинлек бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*