tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Барда төбәге һәр яктан да үрнәк булып тора”
Васил Шәйхразыев: “Барда төбәге һәр яктан да үрнәк булып тора”

Васил Шәйхразыев: “Барда төбәге һәр яктан да үрнәк булып тора”

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Пермь краена эш сәфәре программасы үз эченә Барда муниципаль төбәгенең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашуны алды.

Милләттәшләребезне сәламләп, ТР Вице-премьеры “биредә һәр җирдә миллилек” булуын ассызыклады һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, туган телне саклап калулары өчен рәхмәтен белдерде.

Аннары Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елгы эшчәнлеге һәм 2021 елга билгеләнгән планнары турында кыскача хисап бирде. В.Г.Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Татар конгрессының эш векторы 2020 елда кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе”н тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

“Барда төбәге һәр яктан да үрнәк”, — диде Шәйхразыев, 2013 елда Барда авылында узган Бөтенроссия авыл Сабантуен искә төшереп. Ул вакытта Сабантуйга илебезнең 30дан артык төбәгеннән кунаклар килде.

Очрашу ахырында милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессынан Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясенә интерактив такта бүләк ителде. Шулай ук, Пермь крае Барда районы “Нурлы” бию ансамбленә милли костюмнар алу өчен сертификат тапшырылды.

Моннан тыш, Барда балалар бакчасына, Барданың ике мәктәбенә һәм Үдик урта мәктәбенә барлыгы меңгә якын татар телендә әдәби китаплар бүләк ителде.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*