tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төп яңалыклар (страница 2021)

Рубрика: Төп яңалыклар

Булачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларына Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына мөрәҗәгате

Сайлаулар ул - халкыбызның милли үзаңы формалаша торган  гражданлык активлыгының зур мәктәбе. Бөтендөнья татар конгрессы сезне барыгызны да илебезнең һәм халкыбызның югары мәнфәгатьләре хакына Россия Федерациясе Президенты сайлауларында актив катнашырга чакыра.

Дәвам »

Чувашиянең “Тамчы” балалар ансамбле Төркиядә мишәрләрнең җыр-биюләрен күрсәтәчәк

Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылындагы “Тамчы” балалар фольклор ансамбле май азагында Истанбулда узачак фестивальдә катнашачак. Балалар төркеме Төркиядә мишәрләрнең үзенчәлеген күрсәтәчәк. Бу хакта Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде. “Без бу фестивальләрдә мишәр субэтносының җыр-биюләрен күрсәтәбез. Кызганыч, хәзер барлык татар халкы бертөрле бии, җырлый башлады. Соңгы 20 елда татар ниндидер ясалма мәдәнияткә табына башлады. Барысы ...

Дәвам »

Чыңгыз Айтматов улы Кукмарада әтисе исемен йөртүче мәктәптә булды

Бүген 6 февраль көнне Кыргызстаннан килүчеләр Кукмара шәһәрендә кунак булдылар. Делегация Кукмара районының Туган төбәкне өйрәнү музеенда,  Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназиядә, Мәчкәрә авылында  яңа фильм өчен материаллар төшерделәр.

Дәвам »

Чынгыз Айтматов турында кино төшерергә килгән Кыргызстан делегациясе – Кукмарада

Мөхтәрәм кунакларны һәм аларны озатып йөрүче Конгресс вәкилләрен Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина каршы алды.

Дәвам »

Татарстанга Чыңгыз Айтматов турында кино төшерергә Кыргызстан делегациясе килде

Татарстанга  язучы  Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Казан Халыкара аэропортында кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат  Закиров, җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар конгрессының чит илләр белән эшләү комитеты мөдире Ленара Кутеева каршы алдылар.

Дәвам »