2013 елның 5 июлендә яңа тергезелгән “Милләт” басмаханәсе йортында Рамазан аен каршылауга һәм студентларның XXVII Бөтендөнья Универсиадасы багышланган корьән мәҗлесе үтте.
Күренекле татар зыялылары — галимнәр, эшкуарлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашкан бу мәҗлестә Казанда үтүче XXVII Бөтендөнья Универсиадасы тыныч, матур үтүенә багышлап догалар укылды, рамазан ае уңаеннан изге теләкләр әйтелде. Фидакарь, милләтпәрвәр кардәшләрнең теләкләре тормышка ашты.