Соңгы арада “ТНВ-планета” татар каналы турында хәбәрләр күп. Татарлар яшәгән төбәкләрдә һәм илләрдә бу уңайдан кызыксыну зур. Шуны истә тотып, без “Яңа гасыр” телеканалы җитәкчесе урынбасары Миләүшә Айтуганованың “Азатлык” радиосына биргән интервьюсын урнаштырабыз.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә әзерләнеп эфирга чыгачак “ТНВ-Планета” каналы өчен Татарстан хөкүмәте 2012 елга 136,5 миллион сум акча бүлеп бирәчәк.
– Тапшырулар кайсы телдә эфирга чыгачак?
– “ТНВ-Планета”ны дөньяда яшәгән милләттәшләребезнең татар телендә генә чыгучы телевидение булса иде дигән фикерләренә туры китереп эшләргә ниятлибез. Монда чыннан да күпчелек тапшырулар татар телендә генә булачак. Без әлегә (“Яңа гасыр”да) 50 процент рус телендә, 50 процент татар телендә эшлибез. “ТНВ-Планета”дагы тапшыруларның 90 проценты татар телендә генә булачак. Мәгълүмат биргәндә, хәбәрләр тапшыруын көн дәвамында ике телдә русча һәм татарча да алып барачакбыз. Калганы татар телендә булачак. Монсы беренчедән булды.
Икенчедән, безнең милләттәшләребез соравы буенча, тапшырулар татарлар, татар мохите,татарның киләчәге һәм аның тарихы турында булачак. Тапшыруларны җиде сәгатьлек бер тупланма (блок) итеп эшләргә уйлыйбыз. “Яшь ТНВ”да ике сәгатьлек булып аның эченә керәчәк. Дөньяда татар халкы төрле кыйтгаларда һәм төрле төбәкләрдә яшәгәнгә, вакытлары төрле булганга, шушы җиде сәгатьлек тупланма өч тапкыр кабатланачак. Көндез караган кешенең кичен карый алмавын да истә тотачакбыз. Кич эфирга чыккан тапшыруларны Камчаткада икенче көнне генә карый алалар бит. Шулай өч тапкыр кабатланыр дип уйлыйбыз әлегә. Ә иртәнге яктагы “Хәерле иртә” тапшыруы Казан вакыты белән иртәнге биштән иртәнге сигезгә кадәр бер тапкыр гына эфирга чыгачак.
– “ТНВ-Планета” өчен аерым бер иярчен алу караламы?
– Монда Татарстан өчен аерым иярчен алыначак, ягъни ул республикага гына тапшыру бирә торган иярчен булачак. Бүгенгә булган бөтен мөмкинлекләрне дә “ТНВ-Планета”га файдаланачакбыз. Русиядә күп кенә абонентлар безне “Триколор ТВ”, “НТВ ” тәлинкәләре аша карый. Бүген “Яңа гасыр” үзенең тапшыруларын өч иярчен аша бирә. Безгә эшли торган бөтен иярченнәр киләчәктә “ТНВ-Планета”га хезмәт күрсәтәчәк. Бүген безне карый торган аудитория алар ничек караган шулай караячак, ләкин алар карый торган програм башка – “ТНВ-Планета” өчен әзерләнгән тапшырулар булачак. Кайбер кешеләрдә, бәлки, ике каналны да “Яңа гасыр” һәм “ТНВ-Планета”ны да тота торган мөмкинлек туар дип уйлыйбыз. Безнең хәзерге телевидение цифрлы телевидениегә керәчәк. Күп кешенең ике каналны да карарга мөмкинлеге туар дип уйлыйм.
– Аңлавымча, дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүчеләр өчен “ТНВ-Планета”ны карау мөмкинлеге алга таба зуррак булачак.
– Мин дә шулай дип уйлыйм. Интернеттан карау мөмкинлеге дә булачак. Тәлинкә алган кешеләр алар икесен дә күрәчәк дип уйлыйм. Кемдә “Триколор ТВ”, йә булмаса “НТВ ” системасы булганнар ике каналны да карый алыр дип уйлыйм. Бу сорауга тәгаен генә җавап бирү иртәрәк, чөнки әлегә техник җиһазлар алынмаган. Без моның өстендә ел дәвамында эшләргә уйлыйбыз. 2012 елның 1 июленә сынап карауны эшләтеп җибәрергә ниятлибез. Бу яңа “ТНВ-Планета” каналын тәкъдим итү, минем уйлавымча, “Яңа гасыр”ның 10 еллыгы белән бергә булыр дип өметләнәбез. Ул август аенда булачак.
– “ТНВ-Планета”да татарлар һәм аларның киләчәгенә юнәлгән сәяси темалар яктыртылачакмы?
– Башта ук яңа тапшырулар ачуга мөмкинлекләр булмас дип уйлыйм. Бу киләчәктә карала. Без “ТНВ-Планета” өчен киләсе елга да һәм тагын ике елдан соң да акча алырбыз дип уйлыйм. Анда мөмкинлекләр булыр дип уйлыйм. Әлегә без өздереп бер генә әйберне әйтә алабыз – көн саен бер үк вакытта “Татарлар” тапшыруы эфирга чыгачак. Биш көн эш көннәрендә, аннан соң бер зур киңәйтелгән тапшыру якшәмбе булачак. “Татарлар” тапшыруында татар дөньясын яктыртуга мөмкинлекләр киңрәк булачак.
– “ТНВ-Планета” халыкара сәяси темаларга кагылачакмы соң?
-Хәбәрләрдә аерым бер сәхифә (рубрика) булдырырга уйлыйбыз. Дөньяда булган хәлләрне Татарстан күзлегеннән күрсәтәчәкбез һәм татарларның дөньядагы роле, Татарстан имиджын булдыру максатыннан республика турында һәм чит илләрнең Татарстанга мөнәсәбәтен дә җиткерербез.
– Милләткә, аның үткәненә һәм киләчәгенә караган документаль фильмнар эшләү планлаштырыламы?
– Киләчәк планда бар, ләкин безнең бүген үк инде татарлар турында йөз фильм бар. “Ватандашлар” дигән цикл “ТНВ-Планета”да күрсәтеләчәк. Фондта булган бөтен язмаларны да “ТНВ-Планета”да бирергә уйлыйбыз. Безнең “Яңа гасыр” архивларында андый күп кенә материал тупланган. Әйтик, “Яшәсен театр” циклы 150 тапшырудан тора. “Ватандашлар” йөз фильм бар, аларны әле дә эшлибез. Шул ук “Халкым минем”дә 75 тапшыруга җыелды. Аны да яңа баштан, беренчесеннән күрсәтә башлаячакбыз. Монда күрсәтерлек әйберләр шактый.
– “Халкым минем” тапшыруының биш еллыгы уңаеннан Facebookта җырлы-биюле күренешләргә, татарларның матур тормышларына багышланган әйберләр генә күрсәтелә дигән фикерләр булды. Проблемнарны да яктыртуга борылырга исәп юкмы?
– Беләсезме, һәрбер тапшыруның үз жанры бар. “Халкым минем” – ул очерклар. Татар кайда һәм ничек яши, аның мохитын, үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен күрсәтүгә багышланган. “Путевой очерк” (юлъязма) тапшыруларында ниндидер проблем күтәрелгәнен сезнең кайда күргәнегез бар?
Мин үзем ул жанрда төпле һәм җитди мәсьәләләрне, ниндидер тәнкыйть күзлегеннән күрсәтүне күрмим. Проблемлы очерк булса, әйе анда эшләргә була. Безнең максатыбыз икенче бит, дөнья буйлап яшәгән татарлар турында сөйләү. Әле без бер-беребезне дә белмибез. Польша татарлары Украина татарларының ничек яшәгәнен белми. Шулай ук Иваново татарларының Америкада ничек яшәгәннәрен беләсе килә. Миңа калса, таныту йөзеннән дә без әле күп кенә эшләргә тиеш.
Проблемлы әйберләр хакында “Халкым минем” дә түгел, ә ниндидер аерым бер ток-шоу шикелле сәяси бер тапшыруга милләтпәрвәрләрне, кан-кардәшләрне чакырып сөйләшергә була. “Халкым минем”нең аның жанры икенче.
– Чит илләрдәге белгечләр дөньяви вакыйгаларга да, татар тормышына карата да үз фикерләрен белдерә ала. Чит илләрдәге белгечләр, чит илләрдәге медиа белән хезмәттәшлек турында уйламыйсызмы?
– Киләчәктә, мин ышанам, һичшиксез булачак ул. Алдагы елга хәбәрләрне аерым “ТНВ-Планета”га әзерләү һәм көн саен татарлар тапшыруын эфирга чыгару максаты бездә. Бу бик зур эш. Аларны әлегә “Яңа гасыр” җиһазларында эшләргә туры киләчәк. Әле яңа студияләр дә, “ТНВ-Планета” өчен язмаларны монтажлау җиһазлары да юк. Башта ике каналны да шул бер үк әйберләр белән эшләргә туры киләчәк. Киләчәктә, әлбәттә булыр дип уйлыйм.
– Татарлар бөтен дөньяга таралганны, Кушма Штатларны, Ивановоны, Польша һәм Украинаны әйттегез. Төбәкләп саный китсәң, бәлки, йөзгә дә тутырырга мөмкиндер. Бу канал ачылып эшли башлагач, бәлки чит илләрдә яшәүчеләр дә үзләрендәге вакыйгаларны хәбәр итеп торыр дип уйлыйсыздыр?
– Миңа калса, “ТНВ-Планета”ның киләчәге бик өметле күренә. Бу каналның үсешен төрләндерү юлларын табарбыз. Бу яңа канал ачылгач, нәрсә кирәк булачагын үзе үк күрсәтәчәк. Шул максатлардан чыгып, бөтенесе булыр дип уйлыйм. Бу безнең республикага һәм дөньядагы татар милләтенә кирәк булган телевидение булачак.
Чыганакка сылтама: azatliq.org