tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Нәзарәт Россиянең Азия өлеше мөфтиятенә яңартылган “Казан басмасы”н җибәрде
Нәзарәт Россиянең Азия өлеше мөфтиятенә яңартылган “Казан басмасы”н җибәрде

Нәзарәт Россиянең Азия өлеше мөфтиятенә яңартылган “Казан басмасы”н җибәрде

Татарстан мөфтияте Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә яңартылган “Казан басмасы”ның бер өлешен җибәрде. Мүсхәфләр Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренә курьер хезмәте аша барып ирешәчәк. Шулай итеп, аларны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Камчатка, Приморье, Хабаровск крайларында, Магадан, Иркутск, Омск, Томск, Новосибирск, Төмән, Курган, Чиләбе өлкәләрендә, Бурятия Республикасында, Алтай Республикасында, Саха (Якутия) Республикасында, шулай ук Свердловск, Әстерхан, Саратов өлкәсендә, Мәскәү һәм Ярославль өлкәсендә, Үзәк Россиядә теркәлгән мәхәлләләр алачак.

Яңартылган “Казан басмасы” заманча халыкара стандартларга туры килә һәм ул дөньякүләм танылган “Казан басмасы” уникаль шрифты белән бастырылды. Шушы исемдәге басма тәүге тапкыр 1803 елда Казанда Азия типографиясендә дөнья күргән һәм “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры килгән, ислам галимнәре тарафыннан кабул ителгән һәм бар мөселман дөньясына танылган беренче басма Коръән буларак тарихка кереп калган.

Мүсхәфләрне Нәзарәт “Казан басмасы”ның 220 еллыгы уңаеннан бастырды. Ул Катарның вакф һәм Ислам эшләре буенча министрлык каршындагы вакфлар эшләре буенча идарәнең финанс ярдәме белән дөнья күрде. Китапларның гомуми тиражы 30 000 данәне тәшкил итә.

Моңа кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән килеп катнашачак татар дин әһелләре форумында тарату өчен Бөтендөнья татар конгрессына да Мүсхәфләрнең махсус тиражы тапшырылган иде.

Яңартылган “Казан басмасы” Татарстан мөфтиятенең “Хохур” нәшрият йортында басылды.

“Казан басмасы”н Россия төбәкләренә тапшыру дәвам итә.

 

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*