tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф / Казан университеты китапханәсендә татар китаплары юкка чыккан
Казан университеты китапханәсендә татар китаплары юкка чыккан

Казан университеты китапханәсендә татар китаплары юкка чыккан

Казан федераль университеты татар галимнәре арасында китапханәдән биш Камаз машинасы китап түккәннәр, аның күпчелеге татар басмалары булган икән дигән сүз таралган. Галимнәр университет җитәкчелегенең басма китапларга битараф булуына, уку залларын бетереп анда китапханә өчен ят башка оешмалар килүгә ризасызлык белдерә.

Казан федераль университетында декабрь ае бу уку йортының китапханәсе тирәсендә туган шау-шу белән үтте. Китапларны Колхоз базары янындагы элек пединститут булган бинага күчереп, Лобачевский исемендәге китапханә залларын коммерция оешмаларына арендага бирәләр дигән хәбәрләр аңа сәбәп булды. Төрле социаль челтәрләрдә университет җитәкчелеге кискен тәнкыйтьләнде. 4 декабрь көнне унлап кеше университетның төп бинасы каршына пикетка да чыкты.

Ректор Илшат Гафуров 20 декабрь көнне “китапханә урынында кала, хәзер китапларны электрон вариантка күчерү генә бара” дип белдерде.

Әлеге шау-шулар вакытында китапханә директоры Евгений Струков та “бүтән бернинди күченүләр булмаячак. Белем бирү оешмаларының дөньяда рейтингын төзегән вакытта китапханәнең һәр метры да исәпкә алына”, дип әйткән иде.

Университет җитәкчелеге сүзләренчә, китапханәдә барысы да ал да гөл кебек, басма китапларны электрон вариантка күчерүгә дә зур игътибар бирелә. Әмма университет хезмәткәрләре дә, галимнәр дә, студентлар да кайчандыр тулысынча өч каты да китапханә булган бу бинадан гыйлем йорты рухы киткәнлеген әйтә.

​​”Китапханәдә хәзер элеккеге кебек иркен каталог заллары юк. Аларны тар гына бер бүлмәгә китереп тыкканнар. Анда эшләүчеләрнең дә кәефләре төшкән. Бу хәл сәламәт акылга сыя торган әйбер түгел”, ди галим, филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов.

Миңнегулов китапханәдән беркадәр китапны алып китүләре турында ишеткән. “Педагогия институты белән кушылганнан соң бер өлеш китапларны, сакланган диссертацияләрне юк иткәннәр икән дигән сүзләр чыкты ул”, ди Миңнегулов.

Татарстан Фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина да китапханәдән бик күп китапны алып киткәннәр икән дигән сүзләр ишеткән. Ул үзе каталоглар залын бетереп, аны башка максатларда файдаланганга борчыла.

“Анда безнең каталоглар залы бик әйбәт иде. Хәзер аны өченче катка менгергәннәр. Ул каталоглар коридорга куелган. Хәзер бөтен игътибар электрон китапларга гына бирелә. Соңгы елларда басылган китапларның электрон вариантлары бар, ә элек чыккан китапларны электрон вариантта табып булмый. Каталогтагылар электронга күчерелмәгән. Каталоглар белән иркенләп утырып эшләп булмый хәзер.

Чит илләрдә китапханәләр электрон каталогларга куып кертелми, ә киресенчә кешеләргә бөтен уңайлыклар тудырыла. Мисал өчен, Германиядә кеше китапханәгә килә, анда заллар шундый зур итеп эшләнгән. Теләгән җиргә утырып эшләү мөмкинлеге тудырылган. Теләгән китапны сканировать итеп үзенең компьютерына электрон адресына җибәрә ала. Болар барсы да бушка эшләнә, залларга заманча җиһазлар урнаштырылган. Дөнья менә шушы якка таба бара. Хәзер Германиянең бөтен китапханәләре берләштерелгән. Син берәр китапханәгә кереп үзең кулланырга теләгән китапны сораткач, әгәр ул анда булмаса, илнең теләсә кайсы китапханәсеннән җибәрергә мөмкиннәр. Син аны бер ай буе куллана аласың. Шулай ук син яшәгән шәһәрдәге китапханәдәге китапны өеңә алып кайтып эшләү мөмкинлеге дә тудырылган. Ягъни китап кешенең кулына керә. Ә без монда кешене китаптан ерагайтабыз. Китаптан гына түгел, хәтта каталогтан да читләштерәбез булып чыга”, ди Заһидуллина.

​​Аның сүзләренчә, фәнни хезмәтләр язганда, әгәр эшләнә калса, электрон каталог белән генә әллә кая китеп булмый. Электрон каталоглар беренчедән алып бишенче курска кадәр укучы студентлар өчен генә яхшы ул. “Китапханә – фән эшли торган урын, ә ул хәзер бөтенләй юкка чыгып бара”, ди Заһидуллина.

Китапханәдә “Татар залы” иң беренче һөҗүмгә дучар була. Ике факультетны, педтагы һәм университеттагы татар факультетларын кушу сылтавы белән бу залны бетереп, андагы китапларны филология һәм сәнгать институты урнашкан бинага җибәрәләр. 2008 елдан алып 2011 елның июненә кадәр китапханәнең директоры булып эшләгән, КФУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин университет җитәкчелегенең бу гамәлен татар рухын юк итү буларак бәяли.

“Мин Казандагы төрле нәшриятлар, төрле институтлар белән хезмәттәшлек урнаштырган идем. Бөтенесенә хатлар язып татарга, татар тарихына, әдәбиятка караган китапларны максималь алдырырга тырыштым. Хәзерге директорга болар берсе дә кирәкми. Ул аның турында уйламый да.

“Татар залы” булганда бу залга хәтта һәрбер район газеты да килә иде. Аларны бар кеше дә күрерлек итеп киштәләргә урнаштырып бардык. Студент үз районында булган яңалыклар белән таныша ала иде. Бу залда татар язучыларының һәм башкаларның сурәтләре эленеп торды. Татарның күренекле шәхесләре, татарга караган вакыйгаларга багышлап төрле күргәзмәләр оештырылды. Бу зал безнең мәдәнияткә, әдәбиятка, тарихка караган бер рухи үзәк иде. Компьютерлар белән җиһазланган һәм үз картотекасы булган бу залда 60-лап кеше өстәл артына утырып эшли алды”, ди Миңнуллин.

Аннары, Миңнуллин сүзләренчә, китапханәнең фәнни хезмәткәрләр залы “корбан була”.

“Элек фәнни хезмәткәрләр өчен махсус китапханә залы бар иде. Аның урынына университетның багучылар шурасы һәм гыйльми шураның утырышлар залын эшләделәр. Аңа бик күп акчалар түгелде. Алар хәзер китапханәгә кеше әз йөри, андагы мәйданнар буш тора дигән сәясәт алып бара”, ди Миңнуллин.

​​Миңнуллин директор булган вакытта Лобачевский исемендәге китапханәне гыйлем учагы итеп саклап калырга тырыша. Үз фикерен алга сөргәнгә аны бу урыннан алалар да.

“Дөресен әйтим, мин китапханәне саклап калу өчен каршы торырга тырыштым. Татарча газет һәм журналларны алдыруны да алар бик нык кистеләр. Басма китап алуга каршы булдылар”, ди Миңнуллин.

Чыннан да, яңа директор Струков сүзләренчә, китапханәдә киләчәктә басма әдәбиятка артык урын булмаячак. 2013 елда электрон версиягә 20 миллион сум тотарга җыенсалар, басма китап һәм газет-журналларны бары тик 4-5 миллионлык кына алырга исәплиләр.

“Хәзер басма китаплар белән бик эшлиселәре килми. Имеш, урын юк дип әйтмәкче булалар. Урын бар, әмма аларның күңелләрендә китапка урын юк. Китапханәдә басма китапларга урын җитәрлек”, ди Миңнуллин.

Каталоглар залын юк итү дә университет җитәкчелегенең басма китаплардан арынырга теләвен күрсәтә. Ә ул мәйданнар исә акча китерә торган эшләргә тотылырга мөмкин. Университет галимнәре, студентлар арасында китапханәнең хәйран гына өлешен Сбербанкка биргәннәр икән дигән сүз таралган. Галимнәр бинаның бу өлешенә бөтенләй үтә алмауларын, анда сакчы куелганын әйтә.

Струков: “Бу банк түгел, ә уку бүлмәләре, анда банк хезмәткәрләре һәм безнең укытучылар да белем бирә”, дип белдерә. Әмма шул ук вакытта Струков, килешү нигезендә, Сбербанкка анда үз тыңлаучыларын да укыту мөмкинлеге бирелгәнлеген яшерми. Бу сүзләр исә китапханәнең бер өлешен банкка арендага биргән булырга мөмкиннәр дигән шик уята.

​​Казан федераль университеты сайтында китапханә бинасына кагылышлы бит бар. Ул “Лобачевский исемендәге фәнни китапханә” дип атала һәм китапханә эшчәнлеге турында сөйли. Менә шул битнең уң ягында “мәгариф-мәдәни комплексы” (образовательно-культурный комплекс) дигән язу тора. Аңа бассаң, тагын бер бит ачыла һәм китапханә бинасы эчендәге залларның төрле чаралар үткәрергә мөмкин булуы тасвирлана. Хәтта “чаралар үткәргәндә кешеләрне төрлечә гадәти театрдагы кебек һәм банкеттагы кебек итеп утыртып булу” мөмкинлеге дә күрсәтелә. Шунда ук бу залларның берәрсен арендага алу юллары да күрсәтелгән. Хәтта ризыклы чаралар үткәрү мөмкин икәнлеге дә язылган.

Китапханә ишекләре элекке елларда студентлар, галимнәр һәм шулай башка югары уку йортлары вәкилләре өчен ачык булса да, киң җәмәгатьчелеккә керү чикләнде. XIX гасырда Казанда яшәгән һәркем дә университет китапханәсенә кереп китап укый алган. Хәзер исә китап укып гыйлемгә чумарга түгел, акчаң булса, берәр юбилей, ризыклы чара үткәрергә теләүчеләргә ишекләр һәркемгә дә ачык булып чыга. Университет җитәкчелеге китапханәне башка максатларда, акча эшләү өчен эшләтергә җыена.

Струков бүген китапханәдә 6,5 миллион китап барлыгын әйтә. Казан федераль университеты китапханәсе Русиядәге югары уку йортлары арасында китап саны белән Мәскәү һәм Петербурдан кала өченче урында тора. Әлегә.

Галимнәр: “Казан үзен дөнья башкаларының берсе буларак танытырга тели икән, анда бик яхшы китапханә булырга һәм ул байый барырга тиеш. Ул мөмкин кадәр заманча һәм хәзерге укучыга яраклы булырга тиеш. Ул китапханәгә барып китап укый алмыйсың һәм укыр җир юк икән, бу фәнне юкка чыгарырга теләүләрен күрсәтә.

Дөньяда бөтен әйбер дә акча китермәскә мөмкин. Шул исәптән китапханә дә. Анда укыган гыйлемле белгечләр киләчәктә күбрәк акча китерәчәк тармакларны җитәкләргә мөмкиннәр. Китапханә халык байлыгы булырга тиеш”, дип әйтә.

Автор: Наил Алан
Чыганак: “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*