tatruen
Баш бит / Слайдер / Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәрим музеен ачтылар
Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәрим музеен ачтылар

Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында Фатих Кәрим музеен ачтылар

Ает авылында бөек шагыйребез Фатих Кәрим музее 1971 нче елның 19 нчы июнендә ачыла. Вакыт узу белән бина искерә, 1999 елда Ф, Кәримнең тууына 90 ел тулганда  төзелгән кечкенә матур йорт Аетка килүче туристлар, укучы балалар өчен уңайлы шартлар тудыра алмый башлый.  Шагыйрьнең тормыш юлы, каһарманлыгы турында яңа мәгълуматлар туплана. Бинага ремонт таләп ителә, аны киңәйтү,  фондларны саклау, өйрәнү, патриотик-тәрбияви чаралар үткәрү өчен шартлар  кирәк. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә ханым әтисенең төп йорты урынында төзелгән бинаны киңәйтүне тели. 2017 нче елда Бөтендөнья татар конгрессының V Корылтаенда Башкортстаннан килгән милләттәшләребез музейның төзекләндерүен сорый. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу үтенечне тормышка ашырачакларын белдерә. Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән бүленгән акчага музейны киңәйтү һәм төзекләндерү эшләре башкарыла. Ремонтланган, бизәлгән музей бүлмәләрендә Татарстан Милли музее хезмәткәрләре иҗат иткән яңа күргәзмә Фатих Кәрим язмышын һәм аның каһарманлыгын заманча чаралар белән тасвирлый.

Һәм менә Ф. Кәримнең 110 еллыгына, бүген 28 нче августта тантаналы рәвештә музей кабат үз ишекләрен ачты. Тантаналы чарага Башкортстан һәм Татарстаннан мәртәбәле кунаклар җыелды: Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Башкортстан Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова, РФ Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутаты Алексей Изотов, Башкортстан Республикасы Корылтаеның Дәүләт Җыелышы Депутаты Салават Харрасов, Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Башкортостан Республикасы Корылтае Дәүләт Җыелышы депутаты Зәки Алибаев, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Башкортостан Республиксының Милли музее җитәкчесе Марат Зөлкарнәев, Уфадан, Бәләбәйдән,  күрше Миякә районыннан килгән зыялылар, әдәбият сөючеләр музей каршына җыелдылар.

Фатих Кәрим ике республиканы тоташтыручы шагыйрь. Аның музеен төзекләндереп, бүген зурлап ачу тарихи вакыйга, – дип ассызыклады Бишбүләк районы администрация башлыгы Наил Гатауллин

Шулай ук кунаклар арасында Татарстан язучылар берлеге рәисе, танылган драматург, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Ренат Харис, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин һ.б. бар иде.

Башкортстан Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова Фатих Кәримне батырлык, патриотлык үрнәге дип атады.

Аның хакында үзем дә аз беләм, өйрәнергә, яшь буынга әсәрләрен мирас итеп калдырырга кирәк. Шагыйрьнең 120 еллыгына шигырьләре башкорт теленә тәрҗемә ителәчәк.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үз чыгышын Ф, Кәримнең ” Ватан өчен“ шигыре белән башлады.

Бүген безнең бу тантанада катнашуыбыз зур вакыйга. Быел Башкортстанның 100 еллыгына биредә Тукайга һәйкәл ачылды. Бу безнең өчен зур шатлык. Республика җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Патриот-шагыйребез Ф. Кәрим музеен төзекләндердек. Ул Татарстаннан бүләк. Бик тырыштык. Бу җирлектәге җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт.

Тантана ахырында Ф. Кәрим музеен төзекләндерүдә зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлегенең татар халкына хезмәт иткән өчен медале белән Ф. Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Бишбүләк районы җитәкчесе Наил Гатауллин бүләкләнде. Башкортстан хөкүмәте исеменнән рәхмәт хаты Ф. Кәримнең якташы, танылган журналист Римзил Вәлиевка да тапшырылды.

Тантаналы ачылыштан сон, кунаклар музей белән танышты. Хәзер ул заманча җиһазландырылган. Ачылышка казаннан Милли музейдан бер көнгә шагыйрьнең һәлак булганда өстендәге пуля тишкән шинеле һәм кирза итекләрен алып килгәннәр. Күп кенә экспонатларга Казанда реставрация ясап кайтарганнар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*