tatruen
Баш бит / Слайдер / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Владимир өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Владимир өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Владимир өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Бүген, 20 февраль көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Владимир өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Дмитрий Лызлов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм Владимир өлкәсенең эчке сәясәте министры Татьяна Адулова катнашты.

Очрашуда Дмитрий Лызлов катнашучыларны сәламләде, Владимир өлкәсендә күп милләтләр яшәвен, татар җәмәгатьчелегенең иң актив оешма булуын, һәрчак хакимиятләр белән уртак тел табып эш алып баруын әйтте.

Данис Шакиров исә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламнәрне җиткерде. Ул Бөтендөнья конгрессы эшчәнлеге, Федераль округ җыеннары турында мәгълүмат бирде һәм Үзәк Федераль округы җыенын оештыруда күрсәткән ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*