21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Татарстан Республикасы Милли музее татар теленең «Сөйләм клуб»ы эшчәнлеген башлап җибәрә.
Дәресләр ТР Милли музей филиалы – Татар китабы йортында башлана, киләчәктә башка филиалларда да узачак. Клуб модераторы – укытучы, тәрҗемәче, “Гыйлем” фәнни-агарту берләшмәсе катнашучысы Эльвира Зиннәтуллина.
– Әлеге клуб “Өчпочмак”, “ Мин сине яратам”, “Казан – Татарстан Республикасы башкаласы”сының нәрсә икәнен белүчеләр, әмма “мәгълүмат”, “мәдәният” һәм “мәгърифәт”не бутаучылар өчен”, – дип сөйли Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. – Дәресләрдә Тукай премиясенә кандидатлар, театр премьералары, әдәби яңалыклар турында фикер алышачакбыз. Җитди темаларга сөйләшүләр алып барачакбыз, телне көнкүрештә генә куллану чикләреннән чыгачакбыз”, – диде ул.
Чыганак: idel-tat.ru