tatruen
Баш бит / Слайдер / «Сөйләм клубы»на языл
«Сөйләм клубы»на языл

«Сөйләм клубы»на языл

21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Татарстан Республикасы Милли музее татар теленең «Сөйләм клуб»ы эшчәнлеген башлап җибәрә.

Дәресләр ТР Милли музей филиалы – Татар китабы йортында башлана, киләчәктә башка филиалларда да узачак. Клуб модераторы – укытучы, тәрҗемәче, “Гыйлем” фәнни-агарту берләшмәсе катнашучысы Эльвира Зиннәтуллина.

– Әлеге клуб  “Өчпочмак”, “ Мин сине яратам”, “Казан – Татарстан Республикасы башкаласы”сының нәрсә икәнен белүчеләр, әмма “мәгълүмат”, “мәдәният” һәм “мәгърифәт”не бутаучылар өчен”, – дип сөйли Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин. – Дәресләрдә Тукай премиясенә кандидатлар, театр премьералары, әдәби яңалыклар турында фикер алышачакбыз. Җитди темаларга сөйләшүләр алып барачакбыз, телне көнкүрештә генә куллану чикләреннән чыгачакбыз”, – диде ул.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*