Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / “Көзге Иртыш моңнары” халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесе
“Көзге Иртыш моңнары” халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесе

“Көзге Иртыш моңнары” халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесе

Инде берничә ел рәтән  Казахстанның Иртыш елгасы буенда урнашкан борынгы Семипалатинск шәһәрендә үзенчәлекле халыкара форум – бердәнбер татар сәнгате фестивале уздырыла. Әлеге чара Казахстанның һәм Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган катнашучыларга туган телдә аралашу мөмкинлеге бирә.

“Көзге Иртыш моңнары” халыкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесе 2000 елдан башлап уздырыла. Аның алыштыргысыз илһамчысы, оештыручысы һәм директоры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар сәнгать мәктәбе директоры, Казахстанның көнчыгыш өлкәсе Татар иҗтимагый үзәге рәисе Габделхак Ахунҗанов.

Фестиваль-бәйгенең оештыручылары – Казахстан һәм Татарстан Республикаларының Мәдәният министрлыклары, Казахстан халыклары ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казахстан Республикасының Татар һәм татар-башкорт иҗтимагый һәм мәдәни үзәкләре ассоөиациясе, Россия Федерациясенең Казахстандагы илчелеге, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм башкалар.

Фестиваль татарларның мили-мәдәни традицияләрен үстерү һәм пропагандалау; милли әдәби, музыкаль, хореография сәнгатен таныту; буыннар чылбырын булдыру, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан уздырыла.

Бәйгедә ерак һәм якын чит илләрдән, шул исәптән Русия төбәкләреннән ялгыз башкаручылары һәм иҗат коллективлары катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк. Артистлар сыйфатында балалар бакчаларына йөрүчеләр, мәктәп укучылары, шулай ук пенсионерлар да чыга. Җиңүчеләрне вокал, инструменталь, бию һәм сөйләм номинацияләрендә ачыклыйлар.