tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр / Хөсәен Фәезханов исемендәге укулар (Түбән Новгород)
Хөсәен Фәезханов исемендәге укулар (Түбән Новгород)

Хөсәен Фәезханов исемендәге укулар (Түбән Новгород)

Русиякүләм уздырылучы әлеге чара XIX гасырның танылган галиме Хөсәен Фәезханов исеме белән бәйле. “Фәезхан укулары” Русиядә ислам һәм сәясәткә кагылышлы үткен сорауларны  яктыртучы формуга әйләнде.

Форумның даими рәвештә уздырылып торуы әлеге сорауларны һәрдаим күз уңында тотарга, карар кабул итүче җаваплы кешләргә объектив һәм чын мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Конференциядә Русиядә гражданнар җәмгыяте мәсьәләләре күтәрелә,  ул илнең үсеш үзенчәлекләренә кагылышлы темаларга багышланган әңгәмә, фикер алмашу мәйданына әйләнә.

Чараны Түбән Новгород өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте, Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Х.Фәезханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты оештыра.

Конференция милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерү; Русия төбәкләрендәге галимнәр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре хезмәтләрен берләштерү; татарлар арасында демография мәсьәләсе кебек көнүзәк мәсьәләләрнең чишелешен эзләү һәм башка шундый актуаль максатларга хезмәт итә. Чыгышлар тупланган җыентыклар дөнья күрә.

Фәезхан укулары беренче тапкыр 2004 елның май аенда галимнең туган авылы – Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында, Русиядә яшәүче мөселман-татарларның иҗтимагый-сәяси һәм дини тормышы өчен фәнни хезмәтләрнең актуалҗлеген ачыклау максатыннан уздырыла.