tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр / «Искер җыен» Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале(Тобольск, Төмән өлкәсе)
«Искер җыен» Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале(Тобольск, Төмән өлкәсе)

«Искер җыен» Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале(Тобольск, Төмән өлкәсе)

«Искер җыен» Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале Төмән өлкәсенең Тубыл районында Искер археология һәйкәле янында уздырыла.

Искер җыенын уздыру йоласы патша заманында туктатылган була. Берничә ел элек аны районның Сабанак авылы имамы Рахимчан Бохардинов яңарта. Соңрак фестивальне оештыру эшен “Мирас” иҗтимагый оешмасы үз өстенә ала.

2008 елда фестивальдә беренче тапкыр чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары да катнаша. Шуннан бирле чара халыкара статусын йөртә. Аны Төмән өлкәсенең “Мирас” татар иҗтимагый оешмасы, Төмән өлкәсе хакимиятенең Милләтләр эше буена комитет, Тубыл шәһәре һәм районы хакимиятләре, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы,   Тубыл шәһәр думасы оештыра.

Чараның максатлары – себер татарларының милли йолаларын яңарту          һәм мәдәниятен саклау;  татар халкының милли, мәдәни гореф-гадәтләрен үстерү һәм пропагандалауга ярдәм итү, милли әдәбият, музыка, хореография сәнгатен таныту.

Фестиваль программасы кысаларында себер татарларның тарихи-мәдәни мирасын һәм һәйкәлләрен саклау буена конференция уздыру, төрле жанрларда иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар чыгышлары бәйгесе каралган.

Фестивальдә мәдәният, мәгариф оешмалары, профессиональ һәм үзешчән коллективлар, студентлар һәм укучылар – татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган һәркем катнаша ала.