tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр / Шыгырдан укулары (Чувашия Республикасы)
Шыгырдан укулары (Чувашия Республикасы)

Шыгырдан укулары (Чувашия Республикасы)

Регионара Шыгырдан укулары Чуашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында 2007нче елдан уздырыла.

Шыгырдан авылында уза торган бу кызыклы чара елдан-ел камилләшә һәм аның абруе арта бара. Күркәм традиция буларак, әлеге уку кысаларында Республика татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Диния нәзарәте тарафыннан шушы төбәктә туып үскән атаклы язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Фәтхи Бурнаш исемендәге мәртәбәле премия тапшырыла. Укуларның темалары ел саен үзгәреп тора.

2011 елның 22 октябрендә Чуашстан Республикасында узган V регионара Шыгырдан укуларының төп тема булган гаилә мәсьәләләре белән беррәттән милли мәгариф, туган телне, динне, гореф-гадәтләрне саклау, хакимиятләр белән хезмәттәшлек итү кебек җитди проблемалар да күтәрелде. Шулай ук фәнни-гамәли конференция карарында киләчәккә планнар, эш юнәлешләре һәм аларны гамәлгә ашыру юллары билгеләнде.

Укуларда катнашучылар яңа төзелгән һәм сафка басып килүче мәктәп биналарын, Ќәмигъ мәчетен зиярәт иттеләр. Чарада Чуашстанның Мәгариф, Мәдәният министрлыклары вәкилләре, Идел буе өлкәләре мөфтиләре һәм дин әһелләре катнашты.