tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр / Себер татар шагыйре Б.В.Сөләйманов исемендәге укулар (Төмән шәһәре)
Себер татар шагыйре Б.В.Сөләйманов исемендәге укулар (Төмән шәһәре)

Себер татар шагыйре Б.В.Сөләйманов исемендәге укулар (Төмән шәһәре)

Ел саен уздырылып килүче «Сөләйманов укулары” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе беренче себер-татар шагыйре, публицист, прозаик, җәмәгать эшлеклесе Булат Сөләйманов истәлегенә багышлана. Аны Төмән өлкәсенең Милләтләр эше буенча комитет, Төмән дәүләт университетының Гуманитар тикшеренүләр институты, Төмән дәүләт нефть-газ университеты, Д.И.Менделеев исемендәге  Төмән өлкә фәнни китапханәсе, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы, Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Конференция себер татарларының тарихи мирасын һәм этник үзенчәлеген, төрек халыкларының гореф-гадәтләрен һәм аралашу тәҗрибәсен  саклау максатларына хезмәт итә.

Беренче тапкыр “Сөләйманов укулары” Төмәндә 1998 елның 28 маенда  шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышлап уздырыла. Шунда ук аны даими уздыру кирәк дигән фикергә киләләр.

СССРның Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, публицист һәм прозаик   Булат Сөләймановның шигырьләре гади шигырь генә түгел, ә туган ягына, себер табигатенең матурлыгына гимн, тормышны шигъри-фәлсәфи аңлау һәм үз кавеме – себер татарларының үзенчәлеге турында сокландыргыч хикәяләү булып яңгырый.

Булат СулеймановАның иҗаты һәм әдәби мирасы белән кызыксыну елдан-ел арта, белгечләр фикеренчә, Сөләйманов әсәрләре төбәкнең татар әдәбияты үсешенә зур этәргеч бирә.

Фестиваль көннәрендә Төмәнгә  Мәскәү, Казан, Тубыл, Сургут, Омск, Томск, Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләреннән – бөтен Русия буйлап галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, укытучылар, студентлар һәм китап укучылар җыела. Катнашучылар өчен экскурсияләр оештырыла, алар шагыйрь Булат Сөләйманов һәм мәгърифәтче Хәмит Ярми исеме белән бәйле урыннарда булалар.

Чираттагы XV «Сөләйманов укулары-2012” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе Төмәндә 2012 елның 17-18 май көннәрендә “Себер татарларының социаль-демографик һәм мәдәни хәле” дигән темага уздырылачак. Конференциягә шул темага чыгыш ясарга теләгән галимнәр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар, җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.