tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 27-30 августта Казанда Глобаль яшьләр саммиты уза
27-30 августта Казанда Глобаль яшьләр саммиты уза

27-30 августта Казанда Глобаль яшьләр саммиты уза

27-30 августта Казанда Глобаль яшьләр саммиты узачак. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, генераль консуллары, яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләре, яшь эшмәкәрләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре һ.б.  катнаша. Саммит «Казан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында уза.

Саммитта барлыгы 300 кеше катнашыр дип көтелә, дөньяның 50дән артык иле: Бангладеш, Бенин, Габон, Гыйрак, Казахстан, Камерун, Мадагаскар, Нигер, Сьерра-Леоне, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Алжир, Бангладеш, Буркина Фасо, Гамбия, Гана, Гвинея-Бисау, Мисыр, Индонезия, Индонезия, Иран, Канада, Бәһрәйн Корольлеге, Кот-Д ‘Ивуар, Кыргызстан, Ливан, Малайзия, Малайзия, Мали, Марокко, Мозамбик, Иран, Канада, Бәһрәйн Корольлеге, Кот-д’ Ивуар, Кыргызстан, Ливан, Малайзия, Мали, Марокко, Мозамбик, Нигерия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман, Пакыстан, Палестина, Буркина-Фасо Республикасы, Бенин Республикасы, Согуд Гарәбстаны, Таҗикстан, Төркия, Уганда, Үзбәкстан һ. б. үзләренең саммитта катнашуын раслаган.

Аерым алганда, Гыйрак Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең яшьләр эшләре буенча федераль идарә генераль директоры, Нигер Республикасының яшьләр һәм спорт министры, Ливия Дәүләтенең яшьләр эшләре буенча министры, Камерун Республикасының яшьләр эшләре һәм гражданлык белеме министры, Уганда Республикасының яшьләр һәм балалар эшләре буенча Дәүләт министры һәм башкалар Саммитта катнашырга ризалык белдергән.

«Глобаль көн тәртибендә яшьләр» пленар сессиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ислам оешмасы хезмәттәшлеге яшьләр форумы Президенты Таха Айхан, Панафрика Яшьләр форумы президенты Умару Алиу, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, генераль консуллары, яшьләр оешмалары лидерлары, Глобаль Яшьләр дипломатлары форумы вәкилләре катнаша.

Саммит яшьләр миграциясе, эшкуарлык, иминлек һәм яшьләрнең менталь сәламәтлеге, яшьләрнең санлы технологияләрне куллану тенденцияләре, социаль лифтлар һәм бертигез мөмкинлекләр тудыру кебек 5 төп теманы күтәреп чыгачак.

“Саммит идеяләр өчен платформа һәм глобаль мәсьәләләр буенча яшьләрнең фикерен ишетү өчен менә дигән мөмкинлек булачак. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр эшләре министрларның очрашуы бик мөһим, чөнки сәясәтчеләр яшьләрнең тавышларына колак салырга, ышанырга һәм аларга үз илләренең дәүләт төзелешендә һәм икътисад үсешендә катнашырга мөмкинлек бирергә тиеш», – дип билгеләп үтте мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасының Цивилизацияле диалог үзәге (ISESCO) эксперты Сидра Тарик Җәмил.

Шулай ук 26-30 август көннәрендә Казан Глобаль яшьләр саммиты белән берлектә, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы тарафыннан оештырыла торган V Глобаль Яшь дипломатлар форумы узачак. Форум Бөтен дөньядан килгән яшь дипломатлар арасында ачык һәм ирекле фикер алышу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар хәзерге заман дипломатиясе трендлары турында фикер алышачак, цифрлы, мәдәни, климат һәм башка мәсьәләләр белән бәйле өлкәләрдә глобаль дәрәҗәдә хезмәттәшлек перспективаларын һәм мөмкинлекләрен караячак. Моннан тыш, чара кысаларында Халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенә яңа әгъзалар кабул итү тантанасы да көтелә.

Сессияләр барышында хәзерге шартларда дипломатия трендлары һәм өндәмәләре, цифрлаштыру, халыкара мөнәсәбәтләрдә мәгълүмати һәм киберберкуркынычсызлык, һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Спикерлар арасында федераль һәм төбәк хакимияте органнары, академик һәм иҗтимагый-сәяси даирәләр, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре бар.

Форумда Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрының мөселман дәүләтләре оешмалары белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе К.В. Шувалов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Б. А. Чернышов, Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе Л. Э. Слуцкий, РФ Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе А.П. Метелев, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Яшьләр Советы Рәисе И.В.Чечельницкий, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлыкның Әзербайҗан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе И. Х. Зиннуров һәм Яшь дипломатлар советы рәисе К.О.Колпаков катнашачак. Шулай ук читтән торып онлайн форматта Россия Федерациясе Сенаторы, Федерация Советы Рәисе урынбасары К.И.Косачев, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык җитәкчесе Е.А Примаков һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Дипломатия академиясе ректоры А.В.Яковенко чыгыш ясаячак.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры С.В. Лавров мөрәҗәгать итәчәк.

Форум нәтиҗәләре буенча Россия һәм аның партнерларының халыкара көн тәртибендәге төп мәсьәләләргә карата теләктәшлеген билгеләячәк, илләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, яшь дипломатларның нәтиҗәле элемтәләр булдыруга омтылышын раслаячак документ кабул ителәчәк.

Аккредитация 23 августка кадәр https://kazan.oicyouthcapital.com/ сайтында алып барылачак. Аккредитацияләнү турында хәбәр күрсәтелгән электрон почтага 24 августка кадәр киләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*