tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 30 август көнне Казан Кремлендә янәдән TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак
30 август көнне Казан Кремлендә янәдән TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак

30 август көнне Казан Кремлендә янәдән TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак

Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Аның алыштыргысыз оештыручылары — «creeptone media» продюсерлык төркеме һәм «Yummy music» лейблы. Проектның төп партнерлары — «Прометей» фонды һәм Казан Кремле.

«Быел TAT CULT FEST тел феноменын төрле яклардан һәм төрле кораллар ярдәмендә тикшерәчәк. Ул телне сөйләм чарасы буларак кына түгел, ә сәнгатьле сурәтләү алымнары, төрле билге системалары — текст, шрифт, тавыш, хәрәкәт итеп тә караячак. Фестиваль һәрвакыт төрле форматлар һәм сәнгать төрләрен үз эченә алуы белән аерылып торды. Аларның һәммәсе — тамашачы белән аралашуның үзенчәлекле бер формасы» — ди, фестивальнең продюсеры Адель Таккезе.

2021 елгы TAT CULT FEST программасы әлеге күпкырлы феноменның синтетик табигате һәм төрки телләр төркеменең тугандашлык принцибы белән илһамланган. Фестивальдә Россиянең 11 шәһәреннән һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән музыкантлар, мәдиарәссамнар, график дизайнерлар, хореографлар һәм галимнәр катнашачак. Биредә алар төрле, ләкин безгә якын халыклар мәдәниятен һәм сәнгатен тәкъдим итәчәк.

«Минемчә, тел табигате TAT CULT хәрәкәтенә аваздаш. Бер яктан, ул буыннар хәтерен саклый. Икенче яктан, ул — хәрәкәтчән һәм үзгәрүчән. Үз “консервативлыгы” белән ул хәзерге мәдәниятнең генә түгел, ә озак еллар дәвамында формалашкан халык мәдәнияте өлеше булып тора. Тел кешенең үзенең үткәннәрен танып өйрәнергә ярдәм итә. Шул ук вакытта ул үзгәрешләргә дә бик сизгер. Яңа сүзләр дөнья тенденцияләрен сурәтли, аларны җыйнап тәкъдим итә. Мәсәлән, интернет ярдәмендә барлыкка килгән сүзләрне искә төшерегез: лайк, эмодзи, гугллау. Иҗади талпыну буларак, телне, тыеп та, бәйдә дә тотып булмый. Неологизмнар кискен рәвештә дөньяның төрле вакыйгаларына җавап рәвешендә туа. Дөньяда бертөрле сөйләшкән ике кешене очратып булмый; шул ук вакытта без телефоннан дусларыбызның тавышын таныйбыз яки подкасттагы безгә күренмәгән сүзчеләр санын билгели алабыз. Дөньяда 7000 артык тел исәпләнә. Ләкин күпчелек сүзләр бер баба телгә барып тоташа. Без шундый төрле, ләкин шул ук вакытта шундый охшаш» — ди, фестивальнең продюсеры Айгөл Дәүләтшина.

2021 елгы TAT CULT FEST, гадәттәгечә, сәнгатьнең берничә — музыка, перформанс, медиаарт һәм әдәбият төрләрен тәкъдим итәчәк. Музыка программасына килгәндә, ул коллаборацияләргә, хезмәттәшлеккә һәм иҗатташлыкка багышланачак һәм татар музыкасы офыкларын географик яктан гына түгел, жанр ягыннан да киңәйтәчәк. 30 август көнне Зур сәхнәдә татар инди-сәхнәсенең һәм альтернатив музыкасының иң яхшы вәкилләре чыгыш ясаячак, аларга махсус кунаклар —  Зуля Камалова, Инна Желанная, Tesla Boy, Сергей Курехин һәм «Аквариум» белән эшләгән Россиянең танылган музыкантлары ярдәм итәчәк.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында без төрле коллаборацияләргә басым ясыйбыз: җирле музыкантлар һәм танылган кунаклар, төрле сәнгать вәкилләре, тамашычылар һәм артистлар, татар һәм Россия халыклары мәдәнияте. Бу телебез, мәдәниятебез һәм сәнгатебез чикләрен киңәйтүнең үзенчәлекле тәҗрибәсе булачак. Безнең бөтен дөньяга җирле мәдәният төрле яссылыктан да актуаль була ала дигән фикерне җиткерәсебез килә» — ди, фестивальнең продюсеры Ильяс Гафаров.

Быел фестивальдә беренче тапкыр эксперименталь мультимедиа сәхнәсе барлыкка киләчәк. Ул музыкантлар һәм медиарәссамнар хезмәттәшлегенең өр-яңа форматын тәкъдим итәчәк. Биредә фолк, эксперименталь электрон музыка һәм аудиовизуаль перформанслар янәшә торачак.

Фестивальнең белем бирү программасы да киңәячәк: быел Санкт-Петербург мәгълүмати технологияләр милли тикшеренү университетынан һәм бәйсез «Шрифт» нәшриятыннан ике махсус проект, Казан тикшеренүчеләреннән татар мәдәнияте һәм теле турында мавыктыргыч фәнни-популяр лекцияләр тәкъдим ителәчәк.

Лайнап, хедлайнерлар һәм 2021 елгы TAT CULT FEST фестивале программасы турында тулырак мәгълүматны без алдагы релизларда сөйләрбез. Ә әлегә яңалыкларны проектның социаль челтәрләрендә күзәтергә мөмкин::

https://instagram.com/tatcult

https://vk.com/tatcult

https://vk.com/tatcultfest2021

https://www.facebook.com/tatcult

https://www.facebook.com/events/4130778240376208

Чара турында

TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 2018 елдан бирле уздырыла. Ел саен аны офлайнда — 40 000, онлайнда 300 000 кеше тамаша кыла.

Катлаулы ковид елы булып, чит ил хедлайнерлары килә алмаса да, 2020 елны TAT CULT FEST программасы ачышларга бай булды. Электрон сәхнәдә Нина Кравиц лейблы резидентлары, якташларыбыз ПТУ чыгыш ясады. Зур сәхнәдә Juna төркеменнән алып Саидә Мөһәммәтҗановага кадәрге төрле жанрдагы бәйсез җанлы татар музыкасы вәкилләре тәкъдим ителде. Кече сәхнәдә исә Yummy Music лейблы резидентлары яшьләргә дәрт биреп торды. Тамашачыларга яңа хис-кичерешләрне «Бию түгәрәге» дигән интерактив аудиопластик перформанс бүләк итте. Фестивальнең бизәлеше Тайницкая манарасындагы медиарәссам Илдар Якубов җитәкчелегендәге 3D-маппинг булды.

TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестиваленең матбугат хезмәте

Дилия Даминова, 8 999 156-17-07
Аделина Гараева, 8 999 157-71-29

[email protected]

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*